Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәр сайлауда ялгышмадым

Һөнәр сайлау җиңел эш түгел, шуңа күрә мин моңа бик җитди карадым. Кат-кат уйлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: сайлап алачак һөнәр, бердән, миңа чын-чынлап ошасын, икенчедән, кешеләргә файда китерсен, өченчедән, минем бу эшкә сәләтем булырга тиеш, дүртенчедән, минем холкыма һәм күнегелгән яшәү рәвешемә туры килсен. Ландшафт дизайнеры нәкъ шушындый һөнәр...

Һөнәр сайлау җиңел эш түгел, шуңа күрә мин моңа бик җитди карадым. Кат-кат уйлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: сайлап алачак һөнәр, бердән, миңа чын-чынлап ошасын, икенчедән, кешеләргә файда китерсен, өченчедән, минем бу эшкә сәләтем булырга тиеш, дүртенчедән, минем холкыма һәм күнегелгән яшәү рәвешемә туры килсен. Ландшафт дизайнеры нәкъ шушындый һөнәр булып чыкты.

Лубян көллиятен очраклы гына сайламадым. Биредә минем әбием Нина Щербакова физика һәм информатика фәннәрен укытты. Әтием Виктор Щербаков физкультура укытучысы булып эшләде, әнием Алевтина инде тугыз ел буе тулай торакта тәрбияче вазыйфасын башкара. Бу уку йортын минем апам Юлия һәм абыем Константин да тәмамладылар. Апам хәзер биредә укыта, ә абыем - Калейкино урманчылыгы җитәкчесе урынбасары.

Проектлар эшләү, төрле планнар төзү һәм документлар белән эшләү - минем һөнәремнең аерылгысыз өлеше. Эшем өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр бирүче укытучыларның хезмәтен дә билгеләп үтәргә кирәк. Алар яңа идеяләр һәм проектларны хуплап алалар, ярдәм итәргә әзер торалар, студентка үз идеясен тормышка ашыру өчен тулы ирек бирәләр.

Лубянда дизайнерга табигатьтән илһам алу мөмкинлеге бар. Биредә безне могҗизалы дөнья чолгап алган: искиткеч табигать күренешләре, саф һава, урман һәм елга шавы, кошлар җыры - барысы да иҗатка этәрә.

Мин Лубян көллиятенә укырга керүем өчен бик шатмын. Һөнәрне дөрес сайлаганмындыр, дип ышанам.

Светлана ЩЕРБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев