Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Эчтем шәраб, булдым харап...

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен 2016 елның беренче яртыеллыгы аеруча кызу булган. Ни өчен дигәндә, республика кибетләрен ЕГАИС системасына тоташтыру белән беррәттән, бу оешма ялган аракы сату фактларын ачыклау буенча да җитди эш алып барган. - 2016 елның беренче яртыеллыгында "Татспиртпром"ның филиаллары тарафыннан җитештерелгән, Тула өлкәсе, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар республикаларыннан...

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен 2016 елның беренче яртыеллыгы аеруча кызу булган. Ни өчен дигәндә, республика кибетләрен ЕГАИС системасына тоташтыру белән беррәттән, бу оешма ялган аракы сату фактларын ачыклау буенча да җитди эш алып барган.


- 2016 елның беренче яртыеллыгында "Татспиртпром"ның филиаллары тарафыннан җитештерелгән, Тула өлкәсе, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар республикаларыннан кертелгән 498,8 мең декалитр этил спирты тикшерелде, - дип ассызыклый Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов.

Хокук бозучылар кими

Читтән кертелгән 953,64 мең декалитр алкоголь продукциясе арасында 146,49 мең декалитр аракы да булган. Әйтергә кирәк, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, чит төбәкләрдән кертелгән хәмернең 2,8 проценты ялган булуы ачыкланган.

Бу өлкәдә контроль көчәйгәч, таләпләр дә кырыслана дигән сүз. Ник дигәндә, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә 1261 канун бозу очрагы ачыкланса да, аларның саны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, шактыйга кимегән. Ә маркаланмаган исерткеч эчемлекләр сату ике тапкыр азайган. Куллану вакыты чыккан продукция сату да кими төшкән.

- Лицензиясе булмаган хәмер сату очраклары, киресенчә, 5 процентка арткан. Сәүдә нокталары гына түгел, өйдән чыкмыйча гына "яшел елан" белән сәүдә итүче 204 кешене фаш иткәннәр. Андыйларга җәза аеруча кырыс, - дип ассызыклый Рөстәм Арсланов.

Сабак ала белмиләр...

Кызганыч, әле республикабыз авылларында да ялган алкогольне ачыклау буенча эшнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аңлап бетермиләр. Мисал өчен, Мөслим районының Баланлы авылында шәхси эшмәкәр Гыйзетдинова кечкенә генә кибетендә тиешле лицензиясе, товарны терки торган документлары булмауга карамастан, исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән.


Бу сәүдә ноктасында үткәрелгән тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре 22,65 литр алкогольне сатудан алган. Үз гаебен таныган эшмәкәргә әлеге кыңгыр гамәле өчен моңарчы җавапка тартылуы да сабак булмаган. Аңа 4000 сум күләмендә штраф салганнар. Инде икенче факт буенча да эш Татарстанның Арбитраж судына җибәрелгән.


- 4-5 мең сум штраф күп кебек тоела. Ләкин мондый табышлы бизнес өчен бу акча тиз каплана. Без үзебезнең тарафтан да алкоголь продукциясе өлкәсендәге җаваплылыкны көчәйтергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан идек. Ләкин шул ук вакытта җаваплылыкны арттыру уйлап башкарылырга тиеш. Мисал өчен, штрафларның күләмен арттыру гына түгел, әле аны түләттерергә дә кирәк бит. Штрафлар зур булса, эшмәкәрләр түләмәскә дә мөмкин. Өстәвенә, хәзер физик затларның бөлгенлеккә төшүе турында да закон бар. Бу юнәлештәге адым инде үлчәүгә салынган булырга тиеш. Штрафларны арттырган очракта да, чаманы онытып җибәрмәскә кирәк, - ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары.

"Халык контроле"нә шикаятьләр килә башлады

Белгәнебезчә, быелның июненнән Татарстанның «Халык контроле» порталы да ялган аракы сатучыларга каршы көрәш башлады. Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу мөмкинлеге дә булдырыла. Бу - этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында дөрес мәгълүмат җибәргән кешеләргә кагыла.


Мисал өчен, 21 июльдә Чаллының "Закамье" базасындагы ваклап һәм күмәртәләп сату нокталарында бер сәүдә ноктасы буенча берьюлы өч мөрәҗәгать килгән. Биредә кечкенә шешәләрдә исерткеч эчемлек, ягъни "фанфурик"лар сатыла дигән мәгълүмат килеп ирешкән. Әлеге уңайдан республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы полиция хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү уздырган. Рейд барышында "Этиловый" косметик лосьонын сатуга бәйле факт ачыкланган. Нәтиҗәдә, 5140 флакон спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынган. Хокук бозучыга карата административ эш ачылган.


Гомумән алганда, 2016 елның беренче яртыеллыгында законсыз алкоголь әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар буенча 1111 эш буенча карар кабул ителгән. Исерткеч эчемлекләрне җитештерү һәм сату кануннарын бозган өчен 13,3 миллион сум күләмендә штраф салынган. 2016 ел башыннан 67, 8 мең литр хәмер сатудан алынган.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев