12 март 2017 яңалыклары
-
Кукмарада мөслимәләрнең “Дуслык” төркеме эшли
Кукмарада 2 ел элек мөслимәләрнең "Дуслык" исемендәге төркеме барлыкка килде. Аны оештыруда башлап йөрүчеләр Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәсе Рузилә абыстай Мәҗитова һәм төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшиналар булды. Оешмадагы мөслимәләрнең саны да арта бара, инде 30га тулдык. Без ай саен очрашабыз. Эш план нигезендә алып барыла. Максатыбыз: үзебезне кызыксындырган...
-
Җырчы Иркә: "Исемемне тулысынча үзгәртергә теләк бар"
Җырчы Иркә үз исеменә бәйле сорауга җавап биргән. Аның үз исеме Айгөл булса да, күпләр Иркә, дип кенә дәшә икән. "Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: "Кызыгыз туса,...
-
Татарстанда төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле. 13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура...
-
Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән яшь гаиләләргә торак алу буенча дәүләт ярдәм итәчәк
Министрлар кабинеты 2017 елда авылда торак квадрат метры бәясен раслады. «Татарстанда 2017 елга социаль түләү күләме хисабыннан авылда торак квадрат метры бәясен раслау турында»гы карар нигезендә, авылда яшәүче яки яшәргә һәм эшләргә кайтырга теләк белдергән яшь гаиләләр, яшь белгечләргә торак төзелешенә яки сатып алуда дәүләт ярдәме квадрат метрга 24,3 мең...
-
Миңа балык эләкми
Туганым Шәмсерахман абый белән Иделгә балык тотарга бардым. Елга буе озынборыннар тавышыннан чыңлап тора. Җил исми, елга тыныч. Ярдан төшеп, җайлырак урыннарга урнаштык. Шәмсерахман абый бераз читтәрәк иде. Озынборыннар тешләвенә чыдар әмәл калмагач, ярдан менеп, тал ботаклары алып төштек. Шулар белән җилпенеп, калкавычларыбызга карап утыра башладык. Минем калкавыч селкенеп куйгандай...
-
Сагынабыз сине, бабай
Минем бабам Минневакыйф Мөхетдинов 1941 елның декабрь аенда сигезенче бала булып дөньяга килә. Ул - "әти" сүзен әйтергә тилмереп яшәгән сугыш чоры баласы. Чөнки 1941 елның августында дәү бабам сугышка чакыру кәгазе ала, ике көннән гаиләсеннән мәңгелеккә аерылып чыгып китә. Кояшлы матур көн була ул. Дәү бабам киткәндә башын стенага...
-
Рэпер Шәкүр тормышында үзгәрешләр бар
«Татар рэперы Шәкүр (Алмаз Корбанов) кая югалды икән соң?» дигән сорау күпләрне борчыйдыр. Заманында Шәкүр (соңрак D'Ali) тәхәллүсе аша чыгыш ясап, байтак кешенең кумирына әйләнгән, татар эстрадасына яңа сулыш өргән, иң «бруталь» егетләреннән саналган Алмаз Корбанов әти булган! //Tatar-today// Сөйгәне Алсу Хөснуллина белән ул кыз үстерә. Сабый 2016 елның кышында...
-
Бер мәхәббәт тарихы яки ертык пәлтә
Иптәш кызым, бик мактап, үзенең авылдашы, күршедә генә яшәгән егет белән таныштырды, - дип сөйләде Гөлнур исемле танышым. - Мин риза булдым. Атнага бер генә күрешә идек. Ул, атна узуга, мине сагынып килеп җитә, сөйкемле сөягем булгандыр шул. Ә аралар ерак: бер сәгатькә якын поездда барырга, аңа чаклы 6 чакрым...
-
Мөнәҗәтләр кичәсенә рәхим итегез!
13 мартта район Мәдәният йортында мөнәҗәтләр, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков катнашуында театральләшкән тамаша күрсәтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Бер ханым, улын коткарам дип, 100 мең сум акчасыннан колак каккан
Чаллыда яшәүче пенсионер хатын-кыз, улын бәладән коткарам дип, 100 мең акчасыннан коры калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 66 нчы микрорайонда яшәүче бер ханымга ялган тәртип сакчыларыннан улын бүләк бәрабәренә коткару турында телефоннан хәбәр килеп ирешкән. Алар пенсионерга улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен...
-
Каен яшәр гел яшь
Сугыш беткән көнне Истәлеккә билге - Яшь бер Каен кызы Килен булып килде. Ул бакчада инде. Күчердем мин аны Урман үскән төштән. Шул көннән соң, әнә, Күр нинди зур үскән... Утыз бер ел үткән. Яфрак ярып, каен Каршылый май аен. Концерт бирә кошлар Кич-иртән, көн саен... Җыр сибә бу каен....
-
Машинага урын каян табыйк?
Кукмарада авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, төрле белгечләр катнашында зур чаралар еш үткәрелеп тора. Мондый вакытта поселок җиңел машиналар белән тула. Ә аларны кую өчен махсус урын юк. Казаннан килгән эвакуаторларга шул гына кирәк тә: тиешенчә куелмаган машиналарны "чүпләп" кенә торалар. Штрафлар саллы: эвакуатор хезмәте өчен 2 мең сум түлисе...
-
Игътибар: яңа акциядә катнаш һәм бүләк от!
Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне Яз җитте, җәмәгать, бер-ике айдан бакча эшләренә керешербез. Уңган хуҗабикәләрнең инде помидор, борыч орлыклары тишелеп чыкты. Базларны ачып, орлыклык бәрәңгене дә бер кат күздән кичерер вакыт. Ел буе табыннарыбыздан төшмәгән, шуңа бик хаклы рәвештә "икенче икмәк" дип йөртелүче бәрәңгене игүгә өй янында бакчасы булган һәркем...