Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынабыз сине, бабай

Минем бабам Минневакыйф Мөхетдинов 1941 елның декабрь аенда сигезенче бала булып дөньяга килә. Ул - "әти" сүзен әйтергә тилмереп яшәгән сугыш чоры баласы. Чөнки 1941 елның августында дәү бабам сугышка чакыру кәгазе ала, ике көннән гаиләсеннән мәңгелеккә аерылып чыгып китә. Кояшлы матур көн була ул. Дәү бабам киткәндә башын стенага...

Минем бабам Минневакыйф Мөхетдинов 1941 елның декабрь аенда сигезенче бала булып дөньяга килә. Ул - "әти" сүзен әйтергә тилмереп яшәгән сугыш чоры баласы. Чөнки 1941 елның августында дәү бабам сугышка чакыру кәгазе ала, ике көннән гаиләсеннән мәңгелеккә аерылып чыгып китә.

Кояшлы матур көн була ул. Дәү бабам киткәндә башын стенага терәп бик каты елый, 1919 елгы сугыштан яраланып кайткан булганлыктан, ул аның нинди афәт икәнен белә. Смоленск тирәсендәге сугыштан өч-дүрт хаты килә. Соңгы хаты 22 сентябрьдә язылган: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Сезгә сагынычлы кайнар сәламнәр җибәреп хат язучы Хөснетдин дип белерсез. Өйдә калган хәләлем Сәхипҗамал һәм улым Вакыйф (минем бабам), кызым Әминә һәм башкаларга сагынычлы кайнар сәлам язам һәм хәер-догада калам... " дип башлана ул.

Бабам әтисез үссә дә, бик тырыш, курку белмәс, ярдәмчел була. Укырга бик теләсә дә, түләргә мөмкинлеге булмаган. Армиядән кайткач, хәерчелеккә чыдый алмыйча, Себергә кадәр барып, алтын шахталарында эшли. Олыяздагы туган нигезенә кайтып, гаилә корып, йорт салып, гомере буена туган авылында яшәде ул. Быел бабамның үлгәненә 3 ел булды. Аны озатырга бик күп кеше җыелган иде. Ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр иде шул бабамны. Без аны бик сагынабыз...

Зәмирә Мөхетдинова, күппрофильле лицейның 4 "а" сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев