Машинага урын каян табыйк?
Кукмарада авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, төрле белгечләр катнашында зур чаралар еш үткәрелеп тора. Мондый вакытта поселок җиңел машиналар белән тула. Ә аларны кую өчен махсус урын юк. Казаннан килгән эвакуаторларга шул гына кирәк тә: тиешенчә куелмаган машиналарны "чүпләп" кенә торалар. Штрафлар саллы: эвакуатор хезмәте өчен 2 мең сум түлисе...
Кукмарада авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, төрле белгечләр катнашында зур чаралар еш үткәрелеп тора. Мондый вакытта поселок җиңел машиналар белән тула. Ә аларны кую өчен махсус урын юк. Казаннан килгән эвакуаторларга шул гына кирәк тә: тиешенчә куелмаган машиналарны "чүпләп" кенә торалар. Штрафлар саллы: эвакуатор хезмәте өчен 2 мең сум түлисе булса, кагыйдә бозган өчен тагын бер мең сумны чыгарып саласы. Ә бит кисәтә торган юл билгеләре булырга тиеш. Дәваханә янында да җиңел машиналар күп. Бирегә рәхәттән түгел, авырып киткән кешеләр килә. Беркөн күңелсез күренешнең шаһите булдым: авыл кешесенең машинасын эвакуатор алып киткән, ә аның машинаны түләп алу өчен янында акчасы юк икән. Тиешле сумма өчен аңа авылына кайтып килергә туры килгән. Кесәгә сугу гына түгел, күпме борчу дигән сүз бит бу. Машиналарны урнаштыру урыны булдыру - кичектергесез көнүзәк мәсьәлә, минемчә.
Авыл кешесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев