Каен яшәр гел яшь
Сугыш беткән көнне Истәлеккә билге - Яшь бер Каен кызы Килен булып килде. Ул бакчада инде. Күчердем мин аны Урман үскән төштән. Шул көннән соң, әнә, Күр нинди зур үскән... Утыз бер ел үткән. Яфрак ярып, каен Каршылый май аен. Концерт бирә кошлар Кич-иртән, көн саен... Җыр сибә бу каен....
Сугыш беткән көнне
Истәлеккә билге -
Яшь бер Каен кызы
Килен булып килде.
Ул бакчада инде.
Күчердем мин аны
Урман үскән төштән.
Шул көннән соң, әнә,
Күр нинди зур үскән...
Утыз бер ел үткән.
Яфрак ярып, каен
Каршылый май аен.
Концерт бирә кошлар
Кич-иртән, көн саен...
Җыр сибә бу каен.
Каен белән бер яшь
Улым үсә - көндәш.
Әткәм истәлеге бу дип
Карарсыз мин үлгәч...
Каен яшәр гел яшь.
Давыллы көн үткәч,
Җиңү көне җиткәч,
Истәлеккә син дә
Агач утырт, Иптәш!
Кем дә гаеп итмәс.
Казып алдым аны
Урман үскән төштән.
Ул көннән соң каен,
Кара, күпме үскән!
...Утыз бер ел үткән
1976
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев