Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңа балык эләкми

Туганым Шәмсерахман абый белән Иделгә балык тотарга бардым. Елга буе озынборыннар тавышыннан чыңлап тора. Җил исми, елга тыныч. Ярдан төшеп, җайлырак урыннарга урнаштык. Шәмсерахман абый бераз читтәрәк иде. Озынборыннар тешләвенә чыдар әмәл калмагач, ярдан менеп, тал ботаклары алып төштек. Шулар белән җилпенеп, калкавычларыбызга карап утыра башладык. Минем калкавыч селкенеп куйгандай...

Туганым Шәмсерахман абый белән Иделгә балык тотарга бардым. Елга буе озынборыннар тавышыннан чыңлап тора. Җил исми, елга тыныч. Ярдан төшеп, җайлырак урыннарга урнаштык. Шәмсерахман абый бераз читтәрәк иде. Озынборыннар тешләвенә чыдар әмәл калмагач, ярдан менеп, тал ботаклары алып төштек. Шулар белән җилпенеп, калкавычларыбызга карап утыра башладык. Минем калкавыч селкенеп куйгандай булды, аннары бата-чума, як-якка йөзә башлады. Шуннан соң кармак сабын яр буена чөйдем. Кармагым буш, тик җименең генә яртысы калган. Ялгыштым, тагын бераз көтәсем калган. Җим кигезеп, кармагымны янәдән суга салдым. Шәмсерахман абыйга да күз төшергәлим. Менә ул бер балыкны эләктереп тә алды, тал чыбыгына кидертеп тә куйды. Бераздан аның калкавычы янә чиртте, инде икенче кызылканатны тартып чыгарды. Мин бер балык тота алмыйча утырам. Өченче балыгын тартып чыгаргач, ул, мине жәлләп, үз урынын кармаклары белән миңа калдырып, минем урында балык тотып утыра башлады. Аның кармагы белән дә миңа берни эләкмәде. Шәмсерахман абый - чыбык тулы балык белән, мин борынымны салындырып кайттым. Гомерем буе рәтле балыкчы чыкмады миннән.

Сүз уңаеннан: без яшь вакытта бакча башындагы инештән ятьмә белән зур-зур чуртаннар, кызылканат, бәртәс, алабуга балыклары тота идек. Бу урынны "Хәсән туры" дип йөрттеләр. Хәзер инешебез алты метрга саегып, суы тезгә дә җитми.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев