Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер мәхәббәт тарихы яки ертык пәлтә

Иптәш кызым, бик мактап, үзенең авылдашы, күршедә генә яшәгән егет белән таныштырды, - дип сөйләде Гөлнур исемле танышым. - Мин риза булдым. Атнага бер генә күрешә идек. Ул, атна узуга, мине сагынып килеп җитә, сөйкемле сөягем булгандыр шул. Ә аралар ерак: бер сәгатькә якын поездда барырга, аңа чаклы 6 чакрым...

Иптәш кызым, бик мактап, үзенең авылдашы, күршедә генә яшәгән егет белән таныштырды, - дип сөйләде Гөлнур исемле танышым. - Мин риза булдым. Атнага бер генә күрешә идек. Ул, атна узуга, мине сагынып килеп җитә, сөйкемле сөягем булгандыр шул. Ә аралар ерак: бер сәгатькә якын поездда барырга, аңа чаклы 6 чакрым җәяү килергә кирәк. Күп вакытта станциягә кадәр тракторы белән энесе озатып куя иде. Без 2-3 сәгать сөйләшеп утырганнан соң, ул кире авылына кичке поезд белән кайтып китә. Кайвакыт йоклап китеп, үзенең станциясен узып киткән чаклары да булган. Туйганчы йокларга өлгерми, эшкә барырга кирәк, тракторчының авылда бәйрәме дә, ялы да юк бит. Шулай азапланып йөри торгач, бу мәхәббәткә дә чик куелды.

Кышның матур бер көнендә мин аның күңелсез генә торганына гаҗәпсенгән идем - соңыннан гына "тишелде" ул. Гадәттәгечә, энесен яллап, трактор белән поездга менәргә чыкканнар. Юллар начар, кар явып буранлап торган чак булган. Соңгарак калганнармы, станциягә җиткәндә поезд килеп туктаган, төшәсе кеше - төшкән. Ә аларның яңа килүләре...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев