Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада мөслимәләрнең “Дуслык” төркеме эшли

Кукмарада 2 ел элек мөслимәләрнең "Дуслык" исемендәге төркеме барлыкка килде. Аны оештыруда башлап йөрүчеләр Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәсе Рузилә абыстай Мәҗитова һәм төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшиналар булды. Оешмадагы мөслимәләрнең саны да арта бара, инде 30га тулдык. Без ай саен очрашабыз. Эш план нигезендә алып барыла. Максатыбыз: үзебезне кызыксындырган...

Кукмарада 2 ел элек мөслимәләрнең "Дуслык" исемендәге төркеме барлыкка килде. Аны оештыруда башлап йөрүчеләр Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәсе Рузилә абыстай Мәҗитова һәм төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшиналар булды. Оешмадагы мөслимәләрнең саны да арта бара, инде 30га тулдык. Без ай саен очрашабыз. Эш план нигезендә алып барыла. Максатыбыз: үзебезне кызыксындырган хәбәрләр белән танышу, Кукмарабыз, республикабыз буйлап сәяхәтләр оештыру, күренекле кешеләрнең тормышлары, хезмәтләре турында мәгълүматлар туплау. Максатыбызга ирешү өчен чыгышлар ясыйбыз, видеоязмалар карыйбыз, кул эшләре белән шөгыльләнәбез - намазлыклар, калфаклар чигәбез. Замана белән бергә атлыйбыз. Кукмараның оешмаларында экскурсиядә булабыз. Киез итек-киез фабрикасының тарихы, эш тәҗрибәләре белән танышу күңелләребездә якты истәлек булып калды.

28 февральдә Кукмара тегү фабрикасы белән таныштык. Кисү, тегү цехларында булдык. Алар яңа технологияләр кулланып эшлиләр. Бәйләү, чигү, рәсемнәр ябыштыру компьютерга кертелгән программалар буенча алып барыла. Гомумән, фабриканың эшләре гөрләп бара. Быел капиталь ремонт та ясарга җыеналар.

Экскурсиядән соң зур, якты, чиста ашханәдә Коръән мәҗлесе дә үткәрелде. Табыннар хәләл ризыклардан сыгылып тора иде. Ашханә пешекчеләре дә бик уңганнар.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен изгелек эшләгәнгә фабрика директоры Рафаэль Головка һәм барлык хезмәткәрләргә чын күңелебездән рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә тормышларында, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Мөслимәләрнең "Дуслык" төркеме исеменнән Катифә НИЗАМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев