10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сагынабыз сине, “Җәүһәр” (фото)
Вахит авылындагы Гөлнара Низамиева җитәкчелегендәге "Җәүһәр" бию төркеме турында күпләр ишетеп тә, күреп тә беләләрдер. Ни өчен дигәндә, районкүләм уздырылган бәйрәмнәрдә һәрвакыт актив катнашып килгән төркем ул. Моннан ун ел элек Гөлнара апабыз беренчеләрдән булып авылдагы яшь балалар өчен бию түгәрәге ачып җибәрде. Мин үзем дә әлеге төркемнең солисткасы. Мин...
-
Камышлы авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырыла
Әссәләмүгаләйкүм! 11 сентябрь - Гарәфә көн. Мөселман дөньясы әлеге көнне уразада, күбрәк дога кылып гыйбәдәттә була. Хаҗиларыбыз Гарәфә тавында догада үткәрәләр әлеге көнне. Шул хөрмәттән, Камышлы авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырыла. Гарәфә көнен зурлап уразалар тотып үткәрсәк, бик күркәм булыр. Әбү Катагда Пәйгамбәребездән җиткерә:"Гарәфә көн уразасы ике еллык гөнаһлар кичерелүгә...
-
Дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы үлгән
Фаҗига 9 сентябрьдә, Алексеевск бистәсендәге мәктәптә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан 2001 елгы малайның дәрестәге үлеме уңаеннан тикшерү алды эше башланган. Беренчел фаразлар буенча, рус теле дәресе вакытында 9 нчы сыйныфта укучы үсмер аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче вафат булган. Моңа кадәр аның ниндидер авырудан...
-
Вандаллар турындагы мәгълүмат өчен - 5 миллион сум
Татарстан Президенты зиратта каберләргә «орынган» вандаллар турындагы мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә итә. Яңа-татар зиратындагы вәхшилек бөтен җәмәгатьчелекне тетрәндерде. Татарстан президенты әлеге җинаятьне тикшерүне үз күзәтүенә алды Нинди дә мәгълүматка ия кешеләргә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы 291−21−20, 291−20−02 яки 02 телефоны буенча шалтырату сорала. Конфиденциальлек гарантияләнә. http://intertat.ru
-
Кукмара мәдрәсәсе укырга чакыра
Кукмара мәдрәсәсе 2016 - 2017 уку елына укучылар кабул итә. Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә. Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Алар имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме (мөгаллимәсе) белгечлекләрен үзләштерә алачак. Дәресләр атнага...
-
"Мираж" төркеме концертыннан фоторепортаж
Киндеркүл авылы янындагы тугайда кичә "Мираж" төркеме зур концерт оештырды. Концертка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Шулай ук кунак буларак Татарстан Республикасының Конституцион суд рәисе Фәргать Хөснетдинов та катнашты. Концерт бик күңелле узды, дип хәбәр итә Кукмара районы сайты.
-
Иртәгә Байлангарда яңартылган мәчет ачыла
Хөрмәтле авылдашлар, якташлар! Сезне 11 сентябрьдә, 10.30 сәгатьтә Байлангар авылының зурайтылган, яңартылган мәчетен ачу тантанасына көтәбез. Рәхим итегез!
-
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләр: карагыз, чагыштырыгыз!
Июнь, июль айларында сөт жыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре ( бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин - 15,8; 16,3; М.Хәмәтдинов - 15,5; 16. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 17; 16,5. Байлангар авыл җирлеге - "Тургай" - 15,5; 16,3. Березняк авыл җирлеге - Н.Таҗмиев - 15,5; 15,5-16. Аш-Буҗи...
-
Иртәгә Ядегәрдә “Сәвия” чишмәсе ачыла
11 сентябрьдә Ядегәр авылында "Сәвия" чишмәсен ачу тантанасы була. Башлана сәгать 9.00да. Райондашларны, якташларны көтеп калабыз. Авыл имамы.
-
“Көчле Татарстан! Бердәм Россия” дигән шигаре язылган автобус Урта Комар һәм Камышлы авылларында булды (фото)
(Кукмара, 10 сентябрь, "Хезмәт даны") Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге "тәгәрмәчле бүлмә"гә һәркем үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үтенеч-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Партиянең "Көчле Татарстан!...
-
Кукмараның Эшчеләр тыкрыгы урамында "Ишегалды бәйрәме" узды (фото)
(Кукмара, 10 сентябрь, «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмараның Эшчеләр тыкрыгы урамы, 26 йорт ишегалдында "Ишегалды бәйрәме" узды. Әлеге чарага килүчеләр район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, үзләренең сорауларын бирделәр. Очрашуда шулай ук булачак сайлаулар турында да сөйләшенде. Ишегалды бәйрәме район Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Матурлыкны үзебез саклыйк
Сизәсездер, быел Кукмара кичләрен җанланды. Бу күренеш бигрәк тә чәршәмбе, шимбә көннәрендә күзәтелә. Урамнарны тутырып, олысы-кечесе Җиңү паркы каршында авыл җирлекләре оештыра торган "Кичке уен"ны тамаша кылырга бара. Кемдер үзешчәннәргә кушылып җырлый, уеннарда катнаша, яшьләр исә җыр-биюләрдән соң була торган дискотеканы үз итә. Кыскасы, бер тапкыр әлеге мәйданчыкта булган кеше...
-
Кукмара чиркәвендә “Кыңгырау чыңы” бәйрәме узачак
14 сентябрьдә Кукмара бистәсенең Петропавел чиркәве территориясендә күптән көтелгән вакыйга булачак: тантаналы төстә яңа чиркәү кыңгыраулары изгеләштерелә. 100 елга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгырау чыңы яңгыраячак. Район халкын һәм кунакларны әлеге тарихи вакыйгада катнашырга чакырабыз. Бу көнне теләге булганнарга чаң кагучы буларак та үзен сынау мөмкинлеге биреләчәк. Бәйрәм...
-
Кукмарада 11 сентябрьдән участок инспекторлары өчен тавыш бирү башлана
(Кукмара, 10 сентябрь, "Хезмәт даны") 11 сентябрьдән "Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсы старт ала. Быел алтынчы тапкыр оештырылучы әлеге конкурс полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә участок инспекторлары үз ведомостволарына керүче территориядә халык белән...