10 апрель 2017 яңалыклары
-
Балтачтан Алия Нуриева: Биш яшьлек баламда өянәкләр, буйга үсә, авырлыгы - юк...
Татарстанның Балтач районы Сосна авылында яшәүче Илгизәр һәм Алия Нуриевлар очрашып йөргәндә үк бәхетле гаилә кору турында хыялланганнар. Бу хыяллары чынга ашкан. Әмма гаиләнең бәхете китек: аларның 5 яшьлек уллары Фирзәр ДЦП һәм эпилепсия белән авырый. Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Илгизәр Алия белән телефон аша танышкан. Ике ел очрашып...
-
Җылытамы, суытамы? Синоптиклар нәрсә фаразлый икән (һава торышы)
Синоптиклар берничә көн эчендә көннәрнең җылынуы турында әйтә. Мәсәлән, 11 апрельдә 8-13 градус җылылык көтелсә, 12 апрельдә 16 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бизнес Online
-
Кукмаралылар Вятка Аланында үткән “Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш” дигән ачык форумда катнашты (фото)
Нократ Аланының "Победа" мәдәният йортында Киров өлкәсендә беренче тапкыр оештырыла торган "Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш" дигән ачык форум узды. "Язгы моңнар" концертында Татарстан Республикасы эстрада артистлары Илназ Бах, Рузилә Сәмигуллина, Нократ Аланы иҗат коллективлары һәм Кукмара районы Мәдәният йортында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле катнашты. Чарага "Салават күпере" иҗат берләшмәсенә...
-
Казанның "Галәм гыйбадәтханәсе" ут төртү сәбәпле янган – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгыннан соң янучан сыеклык матдә ярдәмендә ут төрткән берничә урын ачыкланган. (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Беренчел фаразлар буенча Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге янгын ут төртү аркасында килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр янгынга сәбәпче...
-
Өлге балалары Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланган чарада катнашты (фото)
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова апрель аенда күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Өлге авыл китапханәсендә бәйге-уен уздырылды. Бу уеның максаты укучыларны шагыйрәнең китаплары белән кызыксындыру; иҗатына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү. Чарада 1-6 сыйныф укучылары катнашты. Иң беренче итеп шагыйрәнең биографиясе белән таныштырып киттем, балалар...
-
Казан - минем башкалам!
Олыяз авыл китапханәсендә "Казан - минем башкалам" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрес барышында китапханәче Казан шәһәре, аның тарихы, анда туып-үскән бөек шәхесләр турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар Казан шәһәрендәге музейлар, китапханәләр һәм андагы һәйкәлләр турында презентация карадылар һәм шулай ук Казан турында язылган китапларга күзәтү ясадылар, дип хәбәр итте Сөмбелә Камалиева.
-
Ярый әле үзебез исән калдык
Кукмарада яшәүче Җиһаншиннар йортында 7 март көнне кичен янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. "Ул вакытта мин эштә идем. Әле ярый, әти-әнием, хатыным, балам исән-сау калган", - дип искә ала уллары Илнар. Насыйбуллин урамында урнашкан бу йортта Илнар гаиләсе һәм әти-әнисе белән бергә яшәгән. Ул көнне бу гаиләгә кодагыйлары да...
-
Гимназиянең "Яшь коткаручылар"ы Мамадыштан өченче урын белән кайтты (фотолар)
Мамадышта "Идел буе аҗаганы - 2017" хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте. Анда Саба, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Кукмара командалары катнашты.
-
Кукмараның яшь талантлары “Бәллүр йолдызчыклар” фестивалендә катнашты (фотолар)
Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Бәллүр йолдызчыклар" дигән Бөтенроссия фестиваль-конкурсы уздырды. Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә оештырылган бәйгедә Кукмарабызның яшь талантлары да катнашты. -Татарстанда быел беренче тапкыр үткән әлеге фестивальдә суд приставлары, Пенсия фонды, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, салым инспекциясе, җәзаларны үтәү идарәсе, югары суд, Росреестр,...
-
Югары Арбаш мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дигән фәнни-гамәли конференция узды (фото)
Экология елы кысаларында Кукмара районының Югары Арбаш урта мәктәбендә "Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә" дигән регионара фәнни- гамәли конференция үткәрелде. Конференциягә алты районнан 225 эш кабул ителде. Укытучы һәм укучылар үзләрен "Табигый һәйкәлләр", "Экологик- биологик мәсьәләләр һәм кеше сәламәтлеге", "Дәресләрдә экология", "Туган ягым - яшел бишек" шигырь конкурсында, "Идеяләр фабрикасы"...
-
Тат.Тулбада балалар китабы көне үтте (фото)
Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уяту максатыннан, Тат.Тулба китапханәсендә халыкара балалар китабы көне уздырылды.