Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачтан Алия Нуриева: Биш яшьлек баламда өянәкләр, буйга үсә, авырлыгы - юк...

Татарстанның Балтач районы Сосна авылында яшәүче Илгизәр һәм Алия Нуриевлар очрашып йөргәндә үк бәхетле гаилә кору турында хыялланганнар. Бу хыяллары чынга ашкан. Әмма гаиләнең бәхете китек: аларның 5 яшьлек уллары Фирзәр ДЦП һәм эпилепсия белән авырый. Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Илгизәр Алия белән телефон аша танышкан. Ике ел очрашып...

Татарстанның Балтач районы Сосна авылында яшәүче Илгизәр һәм Алия Нуриевлар очрашып йөргәндә үк бәхетле гаилә кору турында хыялланганнар. Бу хыяллары чынга ашкан. Әмма гаиләнең бәхете китек: аларның 5 яшьлек уллары Фирзәр ДЦП һәм эпилепсия белән авырый.

Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Илгизәр Алия белән телефон аша танышкан. Ике ел очрашып йөргәннән соң, әти-әниләр ризалыгын алып, 2011 нче елда өйләнешәләр алар. Бер елдан яшь гаиләгә зур шатлык булып уллары Фирзәр туа.

Бәхетсезлеккә, яшь гаилә сынауларга очрый. «Йөклелек чорым яхшы узды. Әмма Фирзәр бик авыр туды. Тулгаклар булмады. Көчәнмәдем, баланы эчкә басып кына чыгардылар. Тугач та еламады. Кендек бавы өч кат уралган иде», − дип сөйли Алия Нуриева. Хәле начар булгач, икенче көнне баланы Казанга алып китәләр. Илгизәр бала белән реанимациядә ята. Соңрак табиблар аларны яңа туганнар патологиясе бүлегенә күчерәләр. Анда тагын бер ай дәвалана Нуриевлар. Баланың хәле яхшыргач, ниһаять, өйгә кайталар. Бу борчулар әле башы гына икәнен яшь әти-әни аңламый да.

Инде бар да үтте дигәндә генә гаиләнең ишеген кабат борчу шакый. Туганына өч ай булгач, Фирзәр үсүдән туктый. Үзен сәер тота башлый. Балалар республика клиник сырхауханәсендә куркыныч диагноз куялар: ДЦП һәм эпилепсия. Табиблар авыруның сәбәбен туганда алынган травмаларда күрә.

Әти-әни ике ут арасында кала. Бу очракта нишләргә, ничек дәваланырга? Илгизәр һәм Алия үзләрен кулга алырга тырышалар. «Әле ярый әти-әниләр булыша. Аларга рәхмәт. Кайчак арып та китәбез. Бер-беребезгә терәк булырга, ярдәм итәргә тырышабыз», − дип уртаклаша гаилә башлыгы.

Бүгенге көндә Фирзәр гәүдәсен тотмый, утырмый, сөйләшми, чәйнәми. Буйга үсә, ә авырлыгы юк. Эпилепсия өянәкләре көн саен булып тора икән. Кечкенәрәк чакта көнгә хәтта 100әр тапкыр булган, хәзер бераз кимегән. Өянәк вакытында бала елый, ятып кына тора.

Биш ел дәвамында дүрт төрле хастаханәдә неврологик бүлекләрдә дәваланганнар. Әмма бар җирдә дә көтеп тормыйлар шул: 2015 нче елда гаилә чираттагы бер реабилитацион үзәккә урнашмакчы булган, тик анда эпилепсия диагнозлы балаларны кабул итмәгәннәр. «ДЦП белән авыручыларга массаж киңәш итәләр. Ә эпилепсия диагнозы да булгач, Фирзәргә массаж ясарга ярамый. Массаж ясаган очракта, бәлки алга китеш булыр да иде. Безнең очракта билгеле бер дәвалау чарасы юк. Бүген безнең максат − хәлләрнең тагын да начарлануына юл куймау», − ди Илгизәр.

Күптән түгел Нуриевлар шул ук Балалар республика клиник сырхауханәсенә нейрохирургка күренергә барган. Табиблар баланың документларын өйрәнергә вәгъдә иткән. Бүген гаилә табиблардан шалтырату көтә. Хастаханәләргә барганда алар йә машина яллыйлар, йә такси чакыралар икән. Юлда йөрүнең никадәр акча таләп итүен барыбыз да яхшы беләбез.

Дәвалануны өйдә дә алып баралар: Фирзәргә һәрдаим ике төрле дару кирәк. Берсен дәүләт бирсә, икенчесен үзләре сатып ала. Аның бәясе − 2000 сум. Дару якынча ун көнгә җитә. Димәк, аны бер айга өч тапкыр алырга кирәк. Бу бер айга 6000 сум акча дигән сүз.

Илгизәр хуҗалыкта тракторда эшли, Алия өйдә балалар үстерә. Билгеле, гаиләгә матди яктан авырга туры килә.

Балтачның социаль яклау үзәге хезмәткәре Гөлшат Сәлахова белдергәнчә, районда ДЦП диагнозлы 19 бала бар. Аларның барысын да, шул исәптән, Нуриевларны да мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылучы төрле чараларга чакырып торалар икән. «Авыру бала авыру бала шул. Һәрвакыт килә дә алмыйлар», − ди Гөлшат Сәлахова. Нуриевларны да бары тик яхшы яктан гына телгә алды ул.

Хәзерге вакытта гаилә авылның иске мәктәп бинасында яши. Электр, газ кергән булса да өйдә авыру баланы карар өчен шартлар тудырылмаган: су кермәгән һәм чыкмаган, мунча юк. Сосна авылы җирлеге башлыгы Рәис Садыйков сүзләренә караганда, күптән түгел гаиләгә өй салыр өчен авылдан җир дә биргәннәр. Әмма аңа хәтле Нуриевларның уллары Фирзәрне дәвалыйсы бар әле. Бу эштә кечкенә ярдәмчеләре дә үсеп килә: ике яшьлек Азалия дә абыйсын бик ярата, хәтта әнисенә аны карарга да булыша. «Бигрәк тиктормас, шаян ул безнең. Абыйсы өчен дә уйный бит, шуңадыр инде», − ди аның турында елмаеп Алия.

Илгизәр һәм Алия барысы да яхшы булачагына чын күңелдән ышана. Аларның өмет тулы күзләре, бирешмәүләре мактауга лаек. Дөньяда изге күңелле кешеләр бар.

Нуриева Алия Мәүлә кызы исеменә ачылган Сбербанк картасының номеры: 4230 7810 7620 0035 0249

Алиянең телефон номеры − 89172357729.


Илгиз ШӘКҮРОВ

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев