6 май 2016 яңалыклары
-
7 майда Кукмара-Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырыла
Иртәгә, 7 майда район күләмендә Кукмара-Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырыла. Старт Җиңү паркы каршындагы мәйданда бирелә. Җыелу вакыты - сәгать 9.30. Узышта теләгән һәр кеше катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон 89063209921.
-
Яшисең икән... яшә!
"Яхшылык кылучыны исеңдә тот, рухың, күңелең бөтенәер, үзең дә шундый гамәлләр кылырга омтылырсың. Яманлык кылучыны оныт, сүз көрәштермә, үч тотма - кеше булып кал". (Мәрьямбикә әбием нәсыйхәтеннән) Әбием бер-бер артлы өч малаен - Сабир, Мирза, Ахунны һәм кияве Гафурны сугышка озата, аларның өчесе яу кырында ятып кала. Бер Ахунга гына...
-
Кукмарада 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итү программасы
8.30-9.30 сәг. - Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда район беренчелегенә җиңел атлетика буенча эстафета. 9.00-9.30 сәг. - Кукмараның үзәк урамы буйлап тантаналы төстә Җиңү паркына бару. "Үлемсез полк" акциясе. 9.30-12.00 сәг. - поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг. 12.00-13.00 сәг. - Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары...
-
Бабам Гыйльмиян Бәйрәмголовка сугыш чоры авырлыклары белән көрәшергә туры килгән
Сугыш чорында туган һәркем аның михнәтен татый. Минем бабам Гыйльмиян Бәйрәмголовка да сугыш чоры авырлыклары белән көрәшергә туры килгән. Ул 6 яшендә ятим кала. Бабайны әнисе генә үстергән. Бабайларга мәктәпкә йөргән өчен акча түләргә кирәк булган. Әнә шул вакытта ятимлек ачысы бик сизелгән дә инде. Чөнки әтиләре сугышта булган балалар...
-
Район башлыгы тыл ветеранын юбилее белән котлады (фото)
Зур Кукмарада яшәүче Хөсәенова Әминә Рәхимулла кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын район башлыгы Сергей Димитриев, җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев, район почтампты җитәкчесе Райнур Фәхриев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар котлады. Район башлыгы ветеранга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын,...
-
Еллар үткәч, хәбәрләре кайтты
Вакыт ага да ага. Дәһшәтле сугыш еллары да тарихта кала. Сугыш һәркемне үзенчә сыный. Берәүләргә сугышта бер генә көн булырга яки хәтта сугышка кереп җитә алмыйча ук яраланып, туган нигезенә кире кайтырга туры килә. Сугышка баручы хәрби эшелонны бомбага тотканда, җиргә күмелеп калып контузия алучылар да була. Кайбер бәхетлеләр сугышның...
-
Чебиләр өчен субсидия бирәчәкләр
Быел беренче тапкыр шәхси хуҗалыкларда үстерелүче кош - корт өчен дәүләт субсидия бирәчәк. Бройлер чебиенең һәр башына 30 сум, үрдәккә 80 сум, каз белән күркәгә 100 сум күләмендә субсидия биреләчәк. Кош - кортларны 1 июньгә кадәр республикабыз инкубаторларыннан гына алу зарур һәм аларның яше 1 айдан артырга тиеш түгел. Тагын...
-
Козгыннар оясында: яшәү белән үлем арасында
Бүгенге көндә Кукмара поселогында гомер кичерүче Мария Романова чыгышы белән Белоруссиянең Полесская өлкәсе Миховщина авылыннан. Дүрт балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әмма сугыш дигән афәт тыныч тормышларының астын-өскә китерә. Немец илбасарлары туган авылларын басып алганчы, дүрт сыйныф кына тәмамлап калырга өлгерә ул. Бу вакытта ундүрт яшь була аңа. Ә...
-
Тормыш сынаулары сине озаткан көннән башланган (шигырь)
Сине күргәнемне хәтерләмим, Әтием - син йөрәк түремдә. Үлгән хәбәрләрең илгә кайткан, Сөякләрең - солдат гүрендә. Онытмадыңмы син, әтием, Нәни генә кызың калганын. Әнкәемнең итәгенә ябышып, Мин дә сине озатып калганмын. Күрмәдең син минем бала чагым, Мин әтисез ятим калганмын. Сине сагынып язган шигырьләргә Һәр сүзенә яшем тамганын. Син күргәнсең...
-
Район Мәдәният йортында хәйрия концерты узачак
7 май көнне район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан хәйрия концерты була. Шунда ук кунакларны чәй белән сыйлаячаклар. Сугыш һәм тыл ветераннарын, өлкән буынны 10 сәгать 30 минутта Мәдәният йортына чакырып калалар.