Козгыннар оясында: яшәү белән үлем арасында
Бүгенге көндә Кукмара поселогында гомер кичерүче Мария Романова чыгышы белән Белоруссиянең Полесская өлкәсе Миховщина авылыннан. Дүрт балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әмма сугыш дигән афәт тыныч тормышларының астын-өскә китерә. Немец илбасарлары туган авылларын басып алганчы, дүрт сыйныф кына тәмамлап калырга өлгерә ул. Бу вакытта ундүрт яшь була аңа. Ә...
Бүгенге көндә Кукмара поселогында гомер кичерүче Мария Романова чыгышы белән Белоруссиянең Полесская өлкәсе Миховщина авылыннан. Дүрт балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әмма сугыш дигән афәт тыныч тормышларының астын-өскә китерә. Немец илбасарлары туган авылларын басып алганчы, дүрт сыйныф кына тәмамлап калырга өлгерә ул. Бу вакытта ундүрт яшь була аңа. Ә аннан соң ниләр күргәнен Мария апаның үзеннән сөйләтик әле:
-1941 ел. Иртән уянып, урамга чыксак, бар халык йөгерешә, хатын-кызлар елый: "Сугыш башланган", - диләр. Ялгышмасам, өйдә бер килограмм тоз калган иде, запас туплап калырга дип кибеткә керсәк, анда инде киштәләр бушап калган, бар нәрсәне алып бетергәннәр,- дип сөйли башлады ул. - Фронт якынлашкач, яшелчә бакчасында окоп, землянкалар казыдык. Немец гаскәрләре авылга август башларында килеп керделәр. Тиз килделәр алар, безнекеләр чигенергә мәҗбүр булдылар, һәм без немецлар кул астында (оккупациясендә) калдык.
Алар авылда властьны үзләренчә урнаштыра башладылар. Староста, полицайлар билгеләп куйдылар, үзебезнекеләр арасында да сатлыкҗаннар барлыкка килде. Кем партиядә, кем милициядә эшли, комсомоллар бармы - барысын да тикшерделәр. Ә минем әти коммунист һәм милициядә эшли иде. Шуңа күрә немецлар безнең гаиләне атарга дигән карар чыгарганнар. Бу турыда белмичә яшәдек. Немецлар өйләргә кереп утыралар, төннәр буе карта уйныйлар иде. Берсендә мич кырыеннан карап торабыз: өебезгә бер немец килеп керде дә, безгә ике кабартма бирде һәм әнигә бармаклары белән күрсәтеп: "Берлин. Два киндер", - диде. Минем дә өйдә ике балам бар, дип әйтүе булгандыр инде.
Бер көнне әниемнең сеңлесе - апамнардан кайтырга чыккан гына идем, күрәм, авылның икенче башыннан килгән немецлар безнең өй каршысында ук туктадылар. Аларның безне атарга килүләре икән. Апам мине тиз генә сарайга алып кереп, өстемә салам каплап куйды, үзе безнең өйгә китте. Әни иң өлкән немецның каршына тезләнеп, исән калдыруларын ялварып сораган. Алар әтине эзләгәннәр, чөнки кемдер аны партизаннар белән бергә дип җиткергән һәм бездә мылтык бар дип тә хәбәр иткән. Алар сарайга чыгып, каяндыр мылтык табып кергәннәр. Инде атмакчы да булганнар, әбинең абыйсы килеп җиткән. Элеккеге сугыш вакытында җиде ел Германиядә пленда булып кайтканлыктан, ул немец телендә әйбәт сөйләшә иде. Ул безнең гади крестьян гаиләсе булуыбызны аңлаткан. Алар киткәч, өйгә кайтырга чыкканда артымнан ике немец иярде. Үзләре һаман "иуде" диләр. Минем чәчләрем көдрә булгач, еврей дип уйлаганнар икән. Әнинең абыйсы аларга чукынып күрсәтергә кушты. Әлеге хәлдән соң башымнан яулыкны салмадым инде. Авылда бер еврей гаиләсе бар иде, аларны атып, ә гаилә башлыгын чиләк белән кыйнап үтерделәр.
Ә икенче көнне иртән торсак, өйнең почмагына кара төс белән тәре ясап куелган иде. Инде нишләргә? Мондый гаиләләрне барыбер исән калдырмаячаклар диделәр. Шушы вакытларда урманга партизаннар килде. Немецлар ата-үтерә башлагач, авыл кешеләре партизаннар янына китте. Урманда авыл кешеләреннән торган отряд формалашты. Һәм без дә төнлә белән урманга киттек, үзебез белән сыерны да алдык. Сыерыбыз бик әйбәт, җигелә торган иде. Аны чират торып сакладык. Тик шулай да бервакыт, землянкага җылынырга кереп киткәч, сыерыбызны партизаннар чалганнар иде. "Хәзер фронттан солдатлар кайта, аларны ашатырга кирәк, ә бернинди запас та калмады", - диделәр."Без үз теләгебез белән сыерны партизаннарга бирдек", - дигән язу бирделәр. Ул язу белән аннан соң икенче сыер да ала алдык әле.
Землянкада яшәдек, ачлыктан бик тилмердек. Урманда нәрсә үсә барын да ашадык. Әни: "Сыер үлән ашый, үлми, сезгә дә берни дә булмас", - ди иде. Землянкаларда салкын, утын ягарга ярамый: төтене күренсә, немецлар утка тоталар иде. Җитмәвенә, барыбыз да тиф белән чирләдек. Әби авырмады, безне карады, тәрбияләде. Солдатлардан ипи калдыклары җыеп ашата иде.
1943 елның көз айлары иде, немецлар чигенә башладылар. Без авылга кайттык, бик хәлсезләнгән идек, кияргә киемнәр юк, бер солдат ботинкасын, икенчесе фуфайкасын бирде, аңа сөенгәннәрем! Тиф авыртулы булгач, икенче авылга госпитальгә алып киттеләр. Исән калып, туган йортыбызга әйләнеп кайта алдык. Ә авылда каралты-куралар янып, җир белән тигезләнгән иде, бөтен җирдә мәетләр. Чиркәүнең чормасында да асып куелган унике кеше мәете табылды. 1947 елга кадәр землянкада яшәргә туры килде. Аннан гаиләбезгә өч мең сум акча бирделәр. Шуңа мунча кебек кенә йорт сатып ала алдык. Иптәш кызлар белән басуларны каберләрдән, мәетләрдән чистарттык. Солдат күмелгән җиргә я таяк тыгып калдырганнар, я тәре ясап куйганнар иде. Барысын да казып алып, туганнар каберлегенә җирләдек. Инде Ходай гафу итсен, кайбер тәмам бозылганнарын кабат шунда ук күмеп тә калдырдык. Берсендә бер солдатны казып алдык: бик чиста, йөзе ап-ак, матур сакланган, кесәсендә барлык кирәкле документлары да бар иде. Аны башка солдатлар белән җирләргә жәлләдек, үзебезнең зиратка алып барып күмдек һәм адресы буенча Ленинградка хат язып салдык. Аның әти-әнисе килеп, зиярәт кылып киттеләр. Үземнең 12 яшьлек бер сеңлем дошман пулясыннан үлде. 16 яшьлек энем исә урманга утынга баргач, иптәш малае белән гранатага юлыгып, шуның шартлавыннан һәлак булды.
Кызлар белән урманга гөмбәгә баргач та аунап яткан я кул, я аяк очрый - аларның барысын да бер урынга җыеп, өлкәннәргә хәбәр итә идек. Ияләнгән булганбыздыр инде, бер әйбердән дә курыкмадык. Бакчаларда уңдырышлы кара туфрак иде, фронт өчен яшелчә үстердек. Әни: "таяк"ка эшләп йөреп булмас, икенче эш эзләргә кирәк", - дигәч, мин Калининградка киттем. Анда төрле эшләрдә йөрдем һәм соңыннан кафега урнаштым. Кафега гади солдатлар түгел, офицерлар гына йөри иде. Шунда булачак тормыш иптәшем: сержант-артиллерист Степан Романов белән таныштым. Ул - керәшен татары, бик яхшы кеше иде. 1950 елга кадәр хезмәт иткәннән соң аның туган якларына - Мамадыш районының Владимирово авылына кайттык. Анда да гаилә зур иде. Татарчага да өйрәндем. Чыгып китәргә теләгән идек, авыл җирлегеннән паспортын бирмәделәр. Шунда Кукмараның милиция начальнигы үзе янына эшкә чакырды. Мин исә тегү фабрикасында хезмәт куйдым. Өч бала тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә икесе исән-сау.
Сеңлем үлгәннән соң, 1985 елда әнине дә Кукмарага алып кайттым. Ә 1986 елда Чернобыль атом станциясендә шартлау булды, ул аларның авылларыннан 25 чакрым гына ераклыкта иде.
Әни, ирем, кызым монда күмелгән. Белоруссиянең табигате бик матур булса да, миңа ияләнгән җирем - Кукмарам якын инде. Мине кайгырткан оныгым Лилия, оныкчыгым Ясминәгә куанып яшим. Аның: "Әби мин сине шундый яратам", - дип әйтүе генә дә ни тора бит! Киләчәк буынга без күргәннәрне күрергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын".
Ризилә КОРБАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев