Яшисең икән... яшә!
"Яхшылык кылучыны исеңдә тот, рухың, күңелең бөтенәер, үзең дә шундый гамәлләр кылырга омтылырсың. Яманлык кылучыны оныт, сүз көрәштермә, үч тотма - кеше булып кал". (Мәрьямбикә әбием нәсыйхәтеннән) Әбием бер-бер артлы өч малаен - Сабир, Мирза, Ахунны һәм кияве Гафурны сугышка озата, аларның өчесе яу кырында ятып кала. Бер Ахунга гына...
"Яхшылык кылучыны исеңдә тот, рухың, күңелең бөтенәер, үзең дә шундый гамәлләр кылырга омтылырсың.
Яманлык кылучыны оныт, сүз көрәштермә, үч тотма - кеше булып кал". (Мәрьямбикә әбием нәсыйхәтеннән)
Әбием бер-бер артлы өч малаен - Сабир, Мирза, Ахунны һәм кияве Гафурны сугышка озата, аларның өчесе яу кырында ятып кала. Бер Ахунга гына - әниемнең бертуган энесенә туган авылга исән-имин кайту насыйп була.
Чоры катлаулы, авылда эшче көчләр җитми, фронтовик егетне төрле эшләрдә сынап караганнан соң, бригадир итеп куялар. Ул җаваплы йөкне озак тартты. Аны тыңладылар, хөрмәт иттеләр. Холкы авыр, тиз кызып китүчәннәр белән дә уртак тел тапты, каты бәрелмәде, эшне аксатмады. Сугыш ярасы һәр өйдә сизелә, кайгы берәүне дә читләтеп узмаган, ярдәмгә мохтаҗлар күп. Сугыш газапларын үз җилкәсендә татыган фронтовик авыр-кыен чакларда да сынатмый, сер бирми, көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша иде."Яшисең икән - яшә!" Бу аның яшәү девизы булды.
Аның кәефсез чагын, зарланганын, кеше белән ачуланышканын хәтерләмим. Эш дәверендә бер көн дә больничныйга чыкмады, дәваханәдә ятмады, халык медицинасын уңышлы файдаланды. Тәмәке тартмады.
Сугыш алдыннан, яшен-картын елатып, Мишә аркылы салынган күперне язгы ташу алып киткән. Яңа күпер турында сүз халык арасында еш күтәрелә иде.
- Әкренләп яңа күпергә дә чират җитәр,- дия иде фронтовик.
Ул көн дә килеп җитте. Туган авылым Елыш зурая, яңара. Мишә аркылы бетон күпер салынды. Югары очта зур ерганак аша да шундый ук йөзьеллык күпер. Урамга асфальт түшәлгән.
Ахун абыйның озын гомерен мин дәртле җырга тиңләр идем. Ул гел көйләп йөрсә дә, кычкырып җырламый иде. Әмма ул үзе белән әйләнә-тирәгә яшәү яме, матурлык, юмартлык бүләк итә иде. Тормышы мулдан, бөтен. Әмма аның өчен мичкә салган бәрәңге, арыш ипие, катыктан тәмле ризык булмады. Бакчасында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәгә өстенлек бирде.
Туксан яшен тутырган көннәрен яхшы хәтерлим. Ул табын түрендә, җор телле, хәтере-зиһене яхшы.
Вафат булган көнне ул мунча керә. Аннан чәй өстәле артында гапләшеп утыра, шаяра. Аннан бераз ял итеп алмакчы була. Һәм мәңгегә күзләрен йома. Аңа 92нче яшь иде.
Бу көннәрдә фронтовик Ахун абый Бәшировка 100, әтием Гафурга 110 яшь тулган булыр иде. Әлбәттә, бу истәлекле көнне Коръән ашы уздырдык, имамның вәгазен тыңладык. Сугыш кырында мәңгегә ятып калган, туган җиргә исән кайтып, инде бакыйлыкка күчкән фронтовиклар рухына да дога укылды.
Хафиз ТИМЕРБАЕВ, Кукмара бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев