Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бабам Гыйльмиян Бәйрәмголовка сугыш чоры авырлыклары белән көрәшергә туры килгән

Сугыш чорында туган һәркем аның михнәтен татый. Минем бабам Гыйльмиян Бәйрәмголовка да сугыш чоры авырлыклары белән көрәшергә туры килгән. Ул 6 яшендә ятим кала. Бабайны әнисе генә үстергән. Бабайларга мәктәпкә йөргән өчен акча түләргә кирәк булган. Әнә шул вакытта ятимлек ачысы бик сизелгән дә инде. Чөнки әтиләре сугышта булган балалар...

Сугыш чорында туган һәркем аның михнәтен татый. Минем бабам Гыйльмиян Бәйрәмголовка да сугыш чоры авырлыклары белән көрәшергә туры килгән. Ул 6 яшендә ятим кала. Бабайны әнисе генә үстергән.

Бабайларга мәктәпкә йөргән өчен акча түләргә кирәк булган. Әнә шул вакытта ятимлек ачысы бик сизелгән дә инде. Чөнки әтиләре сугышта булган балалар акча түләмичә, бушка укыганнар. Тик шуңа да карамастан, әнисе аны укытырга тырышкан. Өстенә кияргә кием дә булмаган, әнисе аңа иске бишмәтен кечерәйтеп тегеп биргән. Күлмәк-ыштаннарын да кечерәеп, теткәләнеп беткәнче кигән. Аякларында чабата булган. Ул кышын бозланып катса, язын-көзен су кереп интектергән.

Бабамның укырга барырлык хәле дә булмаган чакларында аңа әнисе: "Улым, бар мәктәпкә, ичмасам тамагың туеп кайтыр" , - дип ялварган. Чыннан да, анда көндезге аш ашатканнар, бер телем ипи дә биргәннәр. "Аш вакытын көтә-көтә эчтә ач бүреләр улый торган иде", - дип шаяртып көлеп ала бабам.

Мәктәптә укыр өчен китапларны да үзләре сатып алырга тиеш булганнар ул авыр заманнарда. Китаплар җитмәсә, 2-3 кеше бер китап белән укыган. Дәфтәрләр булмаган, иске китап, гәзит кырыйларына язганнар. Ручка, каләм дә булмаган. Алар букчаларында кара сыекча йөрткәннәр, шул сыекчага каз каурыен манып язганнар. Букчаларын да әниләре үзе тегеп биргән.

Аның әнисе колхозда эшләгән. Эшләгән өчен дә бик аз акча түләгәннәр, калганына заем кәгазьләре биргәннәр. Көзен эшләгән көннәрен санап, эш хакы өчен ашлык биргәннәр. Тик анысын да сугышка җибәргәннән калса гына тапшырганнар. Моның өстенә тагын күп санлы салымнар түләргә тиеш булганнар.

Язын кар эреп бетү белән бала-чага бакчаларга төшеп, көздән калган бәрәңгеләрне җыя торган булган. Ул черек бәрәңгеләрне кайту белән мич өстенә куеп пешергәннәр. Бик күпләр күбенеп үлгәннәр. Ә яз көне үләннәр белән тукланганнар. Кычыткан, кузгалак, балтырган, какы, алабута бик күп гаиләләрне үлемнән коткарып алып калган да инде.

1941 елны аның сеңлесе туган. Ул 4 яшькә кадәр йөри алмаган. Табиб кушуы буенча, аның аякларын җәен эссе комга төреп утыртканнар. Минем бабай гел аны карап утырган, башына яулыгын юешләп ябып торган. Йөреп кенә китсен дип бик тә теләгән бабам. Сугыш беткән елны сеңлесе йөреп киткән.

Җиңү көне җиткәч, исәннәр сугыштан кайткан. Башка балалар әтиләренең батырлыклары турында горурланып сөйләгәндә аңа бик авыр булган.

Сугыштан соңгы еллар да бик җиңелдән булмаган. Бабам үсмер чорында сыер, атлар көтүе көтеп, әнисенә ярдәм күрсәткән, өйдәге башка эшләрне дә тырышып башкарган. Нинди авыр чорда үсүенә карамастан, минең бабай гел шат күңелле, мәрхәмәтле булып калган. Мин аның белән горурланам.

Альмир ӘХМӘДИЕВ, Зур Кукмара урта мәктәбенең 6 А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев