Еллар үткәч, хәбәрләре кайтты
Вакыт ага да ага. Дәһшәтле сугыш еллары да тарихта кала. Сугыш һәркемне үзенчә сыный. Берәүләргә сугышта бер генә көн булырга яки хәтта сугышка кереп җитә алмыйча ук яраланып, туган нигезенә кире кайтырга туры килә. Сугышка баручы хәрби эшелонны бомбага тотканда, җиргә күмелеп калып контузия алучылар да була. Кайбер бәхетлеләр сугышның...
Вакыт ага да ага. Дәһшәтле сугыш еллары да тарихта кала. Сугыш һәркемне үзенчә сыный. Берәүләргә сугышта бер генә көн булырга яки хәтта сугышка кереп җитә алмыйча ук яраланып, туган нигезенә кире кайтырга туры килә. Сугышка баручы хәрби эшелонны бомбага тотканда, җиргә күмелеп калып контузия алучылар да була. Кайбер бәхетлеләр сугышның башыннан ахырына кадәр ут эчендә йөреп тә исән-сау кайталар. Икенчеләре авыр яраланып кайткач, озак яши алмадылар, бакыйлыкка күчтеләр.Сугышның башланган чорында, беренче айларда югалтулар күп була шул. Ә менә сугыш вакытында әсирлеккә төшүчеләр турында соңгы елларда гына иркенләп сөйли башладылар.
"Безнең гәҗит"нең 2016 елгы 10 март санында "Әсирлек корбаннары" дигән гыйбрәтле язмада немецларның сугышка баручы полкны әсирлеккә төшерүе, аларның бер төркемен латыш алпавытларына эшкә җибәрүләре, 1945 елның май аенда үзебезнең гаскәрләр килеп азат иткәнгә кадәр күргән михнәтләре языла.
165 авылдашыбызның 97сенең үлү, күмелү урыннары билгесез. "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр генә бар. Алар турында яңадан-яңа мәгълүматлар табылып тора. 2016 елда "Хәтер китабы"ның секретаре Михаил Черепанов авылга хәбәрсез югалды дип исәпләнгән 9 сугышчының язмышы турында хәбәр алып килде. Аларның өчесенең олы яшьтәге балалары исән әле.
Һәм менә февраль аенда әлеге мәгълүматларны матур итеп тапшыру булды. Менә кемнәр турында булды бу истәлекле очрашу. Галимуллин Тимербай Галимулла улы сугышка 1941 елда алынган, 1942 елның маенда "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәре килгән. Очрашуда аның улы Мәҗит Галимуллин катнашты. Тимербай Галимуллин 1942 елның 6 апрелендә Смоленск өлкәсе Сычевск районы Холмище авылы янында һәлак булган.
Ярмиев Гаффар Ярмөхәммәт улы 1941 елның 26 августында сугышка китә. 1942 елның 5 мартында пленда концлагерда үлгән дигән хәбәре 1981 елның 20 октябрендә килә. Очрашуда кызы Мөнәвәрә Бикмөхәммәтова катнашты. Гаффар Ярмиев 1942 елның 5 мартында Германиянең Хоогстед-Батхорн шәһәрендә хәрби плендагылар лагеренда һәлак була.
Мөхетдинов Шәриф Мөхетдин улы сугышка 1941 елның 26 августында китә. 1943 елның 6 маенда "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр килгән. Ул сугышка киткәндә Фәрит исемле улының туганына бер генә көн була. "Алай-болай итмә тагын, исем яздырып төш. Фәрит исеме куш, оныта күрмә!" - дигән.
Шәриф абый фронтка чыгып киткәнче ук өметләрен өзгән булган инде. "Без корбан булырбыз инде, исән кайта торган җир түгел", - дигән.
Балыклы кешесе Газиз абый Закиров: "Шәриф белән бергә сугышка кердек, пленга төштек, аннан качтык. Икенче мәртәбә тагын төштек. Шәриф начар, авыру хәлдә иде. 6 ай төрмәдә яткач кына исән-сау кайттым. Көтмә инде син аны, Мәликә", - дип сөйләгән.
Очрашуда аның кызы Кәүсәрия Хәбибуллина катнашты. Шәриф Мөхетдинов та Гесте-Далум шәһәрендә вафат була.
Әлеге чара мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәсилә Хәбриева, Зөлфия Гыйльметдинова, укучылар катнашында концерт номерлары, катнашучыларның чыгышлары белән чиратлаштырылып барылды. Очрашуны оештыруның төп башлап йөрүчесе музей директоры Зөлхәбирә Якупова булды. Ветераннар советы рәисе Нургали абый Тимергалиев кунакларга мәчеттән бүләк-күчтәнәчләр өләште.
Очрашу бик әһәмиятле, гыйбрәтле, эчкерсез шартларда үтте. Ятим балалары әтиләре турында хәбәр иткән кешеләргә бик рәхмәтле булдылар. Бу очрашуны оештыруга авыл җирлеге рәисе Рамил Мәликов күп көч куйды.
Кукмара районы буенча 475 сугышчының хәбәре Кукмара һәм Олыяз музеенда бар. Мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев