6 март 2017 яңалыклары
-
Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә
Татарстан дәүләт инспекциясе юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә карлы яңгыр, урыны белән томан, җил көчәюе көтелә. Температура үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык булуы мөмкин. Татарстан...
-
Татарстан кош гриппы белән зарарланган Россия төбәкләре исемлегенә кергән
Илнең сигез төбәгендә кошлар кырылуы теркәлгән. (Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан кош гриппы белән зарарланган Россия төбәкләре исемлегенә кергән: 2016 елның ноябреннән 2017 елның февраленә кадәр илнең сигез төбәгендә кошлар кырылуы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Татарстаннан тыш бу исемлеккә...
-
"Строймаркет" кибетенә рәхим итегез! (фото)
Кукмарада төзелеш материалы кибетләре бихисап, әмма аларның барысы да поселок үзәгендә түгел. Кайберләренә, үз транспортың булмаса, барып җитеп тә булмый.
-
Кукмарада тикшерү барышында 214 литрга якын алкоголь продукциясе һәм спиртлы эчемлек алынган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле 2 җинаять эше кузгатылган, 21 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. -Алкоголь һәм спиртлы продукция сату нокталарына даими рәвештә тикшерү уздырыла, төп игътибар коньяк, ром, бренди, аеруча "Лезгинка"...
-
Кукмарага танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов килә
Хөрмәтле кукмаралылар! 21 март көнне 13.00 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә күренекле галим, танылган бакчачы, әдип Фарсель Зыятдинов белән очрашу була. Хөрмәтле бакчачылар, бакча яратучылар, Ф.Зыятдинов иҗаты белән кызыксынучыларны очрашуга көтеп калабыз. Үзегезне кызыксындырган сорауларны алдан китапханәгә калдыра, яки шалтыратып әйтә аласыз. Тел. 2-76-34. Рәхим итегез! фото: http://www.millattashlar.ru
-
“Үзе генә түгел, өй эчендәге эт-мәче, тавыклары да кара күмергә әйләнгән”
Картаймыш көндә кара-каршы утырып чәй эчү өчен генә түгел, бәла-казадан саклану өчен дә иптәш кирәк. Ялгыз ирләрнең фаҗигагә тарулары турында һаман язып торабыз. Гыйбрәт өчен. Яшел Үзән районы Күгәй авылында да узган төндә янгын чыга. "Кызыл әтәч"нең зәһәр телләре йортны гына түгел, 76 яшьлек хуҗаны да, өй эчендәге 20ләп песи,...
-
Поч. Сутерда кышны озаттылар (фотолар)
Поч.Сутер авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре урта мәктәп коллективы белән берлектә "Чаңгыда узышу" һәм "Кыш озату" уздырды. Иртәдән үк көн кояшлы, матур иде. Дәртле музыка авыл халкын, кунакларны бәйрәмгә дәште. Һәркем: өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, төрле бәйгеләрдә үзен сынады. Кышны озату, язны каршылаучылар кайнар коймак һәм...
-
Арча районында поезд өч кешене бәрдергән
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗигада ике хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган. Фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча - Коркачык юлында булган. «Новосибирск - Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында Васильева Бужа һәм Качелино авыллары арасында поездга артлары белән...
-
Байлангар мәктәбендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар үтте (фото)
Район Мәктәптән тыш эшләр үзәге Байлангар урта мәктәбендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча район ярышлары уздырды. Чара Айдар Әминов истәлегенә багышланган иде. Ярышта кечкенә һәм зурлар төркемнәреннән 15 команда катнашып, хәрби-спорт эстафетасы, конкурсларда үзләренең осталыкларын сынады. Зурлар төркемендә 1 урынны - Манзарас, икенче урынны - күппрофильле лицей, 3 урынны Кукмара 3нче...
-
Кукмарада Ибраһим Гази укулары үтте (фото)
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Кукмара районының «Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» үткәргән төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты. Мәктәпләрдә укучы балаларның игътибарын язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази шәхесенә, аның тормыш һәм иҗат юлына, әсәрләренә һәм хезмәтләренә, әдәбият тарихындагы роленә юнәлтү, аңа багышланган фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту; балаларда туган халкыбыз, туган төбәгебез, аның...
-
Кукмара тегү фабрикасында утырма узды (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда уза торган чираттагы утырма тегү фабрикасында үтте. Утырмада катнашучылар өчен фабрика буйлап Баграмова Сусанна Гарниковна тарафыннан эчтәлекле экскурсия уздырылды. Килгән кунаклар кием тегү технологиясе һәм әзер продукция белән якыннан таныштылар. Бу истәлекле һәм мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Экскурсиядә катнашучылар, күрсәткән хөрмәт өчен, тегү...
-
Апрель аенда бәяләр күтәреләчәк, бүген язылып калыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар!
-
Семинарда катнашучылар Кукмара музее белән танышты (фотолар)
Район Мәдәният йортында беренче конституция укулары йомгакларына багышланган семинар узу хакында әбәр иткән идек инде. Семинарда катнашучылар уку соңында Кукмара төбәк музеенда булып, экспонатлар, музей тормышы белән таныштылар.
-
Ядегәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында спартакиада үткәрелде (фоторепортаж)
Үткән якшәмбедә Ядегәр авылында иртәдән үк җыр-музыка тавышы яңгырады, самаварлар кайнады. Бар халык авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән спартакиаданы карарга җыйналды. Ярышларга "Восток", "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклар, "Урал", "Вахитово" җәмгыятьләре, Мамадыш районыннан килгән "Азык-төлек программасы" агросәнәгать комплексы" командалары җыйналган иде. Алар хоккей, волейбол, чаңгыда узышу, теннис, көрәш, канат тартышу кебек...
-
Кукмара музеенда “Мич бәйрәме” узды (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүче балаларга "Мич бәйрәме" уздырылды. Оештырылган бәйрәм балалар өчен файдалы мәгълүматларга һәм кызыклы уеннарга бай булды. Кичә мичтә пешкән кайнар икмәктән авыз итү белән тәмамланды.