Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Кукмарада тикшерү барышында 214 литрга якын алкоголь продукциясе һәм спиртлы эчемлек алынган

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле 2 җинаять эше кузгатылган, 21 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. -Алкоголь һәм спиртлы продукция сату нокталарына даими рәвештә тикшерү уздырыла, төп игътибар коньяк, ром, бренди, аеруча "Лезгинка"...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле 2 җинаять эше кузгатылган, 21 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

-Алкоголь һәм спиртлы продукция сату нокталарына даими рәвештә тикшерү уздырыла, төп игътибар коньяк, ром, бренди, аеруча "Лезгинка" һәм "Баккарди" маркасы астында сату ителүче эчемлекләргә зур өстенлек бирелә, - ди полициянең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору буенча төркем хезмәткәре Сергей Пахомов. - Узган ел тикшерү барышында 98,775 литр алкоголь продукциясе, 115,5 литр спиртлы эчемлек алынды. Быелның гыйнвар-февралендә "ике төрле максатта" кулланыла торган алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле сигез административ хокук бозу очрагы ачыкланды, 52 литр продукцияне сатуга киртә куелды.

Райондашларның ялган спиртлы эчемлек белән сату итүчеләр турында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев