Кукмара тегү фабрикасында утырма узды (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда уза торган чираттагы утырма тегү фабрикасында үтте. Утырмада катнашучылар өчен фабрика буйлап Баграмова Сусанна Гарниковна тарафыннан эчтәлекле экскурсия уздырылды. Килгән кунаклар кием тегү технологиясе һәм әзер продукция белән якыннан таныштылар. Бу истәлекле һәм мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Экскурсиядә катнашучылар, күрсәткән хөрмәт өчен, тегү...
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда уза торган чираттагы утырма тегү фабрикасында үтте. Утырмада катнашучылар өчен фабрика буйлап Баграмова Сусанна Гарниковна тарафыннан эчтәлекле экскурсия уздырылды. Килгән кунаклар кием тегү технологиясе һәм әзер продукция белән якыннан таныштылар. Бу истәлекле һәм мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Экскурсиядә катнашучылар, күрсәткән хөрмәт өчен, тегү фабрикасы директоры Голов Рафаэль Анатольевичка һәм эшчеләр коллективына бик рәхмәтле калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев