Байлангар мәктәбендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар үтте (фото)
Район Мәктәптән тыш эшләр үзәге Байлангар урта мәктәбендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча район ярышлары уздырды. Чара Айдар Әминов истәлегенә багышланган иде. Ярышта кечкенә һәм зурлар төркемнәреннән 15 команда катнашып, хәрби-спорт эстафетасы, конкурсларда үзләренең осталыкларын сынады. Зурлар төркемендә 1 урынны - Манзарас, икенче урынны - күппрофильле лицей, 3 урынны Кукмара 3нче...
Район Мәктәптән тыш эшләр үзәге Байлангар урта мәктәбендә спортның хәрби-гамәли төрләре буенча район ярышлары уздырды. Чара Айдар Әминов истәлегенә багышланган иде. Ярышта кечкенә һәм зурлар төркемнәреннән 15 команда катнашып, хәрби-спорт эстафетасы, конкурсларда үзләренең осталыкларын сынады. Зурлар төркемендә 1 урынны - Манзарас, икенче урынны - күппрофильле лицей, 3 урынны Кукмара 3нче мәктәбе алды. Кечкенәләр арасында Кукмара гимназиясе укучыларына тиңнәр булмады. Икенче урынга - күппрофильле лицей, 3 урынга Кукмара 4нче мәктәбе командасы чыкты. Җиңүчеләргә күчмә Кубоклар тапшырылды. Зур Сәрдек гимназиясе укучылары "Җиңүгә омтылыш һәм ихтыяр" Кубогына ия булдылар.
Ярышларны үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләргә, шулай ук Байлангар мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ришат Шәйдуллинга, мәктәп директоры Илсур Кашаповка зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев