6 март 2017 яңалыклары
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары иҗади бәйгедән лауреат дипломнары белән кайтты
"Адмирал йолдызы" иҗат проекты кысаларында Казанда балалар, яшүсмерләр, яшьләр, өлкән иҗат коллективлары һәм башкаручылар арасында Халыкара фестиваль узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Нәфис сүз" номинациясендә чыгыш ясадылар. Ислам Шәйдуллин - беренче, Ислам Хәбибуллин һәм Эрик Ющик дуэты икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укучыларны бәйгегә Регина Ваккасова әзерләде.
-
Вахиттә "Кызлар солянкасы" гөрләде (фотолар)
Вахит авылында күптән көтелгән тамаша-"Кызлар Солянкасы": 35 катнашучы, 2,5 сәгатьлек шоу, 250 тамашачы! Вахит авылы мәдәният йортында күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары, кызлары катнашында шаулап-гөрләп "Кызлар Солянкасы" III сезон концерты узды. "Кызлар Солянкасы"-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый. "Кызлар...