Вахиттә "Кызлар солянкасы" гөрләде (фотолар)
Вахит авылында күптән көтелгән тамаша-"Кызлар Солянкасы": 35 катнашучы, 2,5 сәгатьлек шоу, 250 тамашачы! Вахит авылы мәдәният йортында күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары, кызлары катнашында шаулап-гөрләп "Кызлар Солянкасы" III сезон концерты узды. "Кызлар Солянкасы"-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый. "Кызлар...
Вахит авылында күптән көтелгән тамаша-"Кызлар Солянкасы":
35 катнашучы, 2,5 сәгатьлек шоу, 250 тамашачы!
Вахит авылы мәдәният йортында күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары, кызлары катнашында шаулап-гөрләп "Кызлар Солянкасы" III сезон концерты узды. "Кызлар Солянкасы"-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый.
"Кызлар Солянкасы" концертында Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге "Наза" фольклор ансамбле, студентлар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты, исәптә 35(!) катнашучы, алар тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр: моңлы җырлар, дәртле биюләр,егетләргә мода, кызыклы скетчлар бүләк иттеләр, халык белән уеннар оештырып бар халыкны ял иттерделәр. Аларның тамашаларын карарга 250(!) тамашачы җыелды, хәтта төрле авыллардан, шәһәрләрдән кунак булып килүчеләр дә бар иде. 2,5 сәгатьлек күңелле,онытылмаслык концертта халык көлде дә, рәхәтләнеп күңел дә ачты. Барлык катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде.
Концертның сценарий авторы, алып баручысы - КФУ студенты Марсилә Фәхертдинова.
Авылыбызның яшьләре дә, өлкәннәре дә,мәдәният хезмәткәрләре дә бердәм булып халыкны ял иттерү өчен барысын да эшлиләр. Алыштыргысыз, матур, сәнгатьне яратучы,"Кызлар Солянкасы" тамашасында катнашкан гүзәл затларыбызга, катнашучыларга барлык тамашачылар исеменнән кайнар, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! Икенче елга Сездән IV сезон концертын көтеп калабыз.
"Кызлар Солянкасы" шоу-тамашасыннан Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.
P.S. Вахит авылының ир-егетләре барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлый!
8 март көнне 20:00 сәг.тә-Вахит авылы мәдәният йортында Вахит авылының иң шәп, талантлы,популяр артистлары 9нчы тапкыр үткәрелә торган "Егетләр Солянкасы" шоу-тамашасына чакыра! Юмор осталары, популяр җырчылар, дәртле биючеләр - бер сәхнәдә! Уникаль шоу-концерт - бездән, кайнар алкышлар, шаян көлүләр - сездән! Рәхим итегез!
Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев