6 февраль 2017 яңалыклары
-
Ядегәр җирлегендә халык җыены узды (фото)
Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Җыенда Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әминов, мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллин, участок инспекторы Айдар Фәйзуллин, "Восток" ширкәте җитәкчесе Алексей Леонтьев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры урынбасары Нәфис Миначевлар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев районда ел дәвамында...
-
Татарстанда 32 градуска кадәр суытачак
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда һәм республика башкаласы Казанда болытлы, урыны белән аязучан салкын һава торышы саклана. Киләсе төндә Казанда термометр 17-19, аязганда 22 градус салкынны күрсәтәчәк. Җил төньяктан, уртача тизлектә исә. 7 февральдә көндез 15-17 градус салкын булачак. Җил - төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һәм көндез бераз кар явуы...
-
"Мамык" кебек камыр әзерләү рецепты
1 стакан кефир 0,5 стакан үсемлек мае 11 г коры чүпрә 1 бал калагы тоз 1 аш кашыгы шикәр комы 3 стакан он Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга. Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата- болгата кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга. Камырны...
-
Кукмарада бер хуҗалыкның мунчасы янган (фото)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 февральдә кичке сәгать 19.30 тирәсендә поселокның Гагарин урамындагы хуҗалыкларның берсенең мунчасында янгын чыга. Нәтиҗәдә 9 квадрат метр мәйданда мунчаны эчтән тышлаган такталар янып бетә. Торак йорт һәм якындагы корылмаларга зыян килми. Хуҗалыкка килгән зыян 10 мең сумлык дип исәпләнә. Янгын мичтән файдаланганда янгын...
-
Олыязда халык җыены үтте (фото)
Олыяз авыл җирлегенең һәм "Урал" хуҗалыгының берләштерелгән хисап җыелышы үткәрелде. Олыяз җирлеге башлыгы Рамил Мәликовның узган ел башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында чыгышы тыңланды. "Урал" хуҗалыгы баш белгечләре һәр тармактагы эшкә анализ ясадылар, хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов икътисади-финанс күрсәткечләр белән таныштырды. Район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясап, сорауларга җавап биргәннән...
-
Февральдә ахырзаман җитә?!
Ишеттегезме әле, февральдә без гөнаһлы бәндәләрне ахырзаманның чираттагысы көтә ди бит. Ишетмәсәгез дә гаҗәп түгел, мин дә очраклы гына белдем. Өйгә килгән кунакларны озатканда, олы улымның: «Дөнья бетмәсә, очрашырбыз!» - диюе колагымны гына түгел, күңелемне дә сагайтты. Баксаң, интернет бу хәбәрдән мыжлап тора икән. Бу юлы Мәскәү Мәтрүнәсе әйткән ди...
-
Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды (фото)
Өлге авылы башында Гамир Саләхов ясаган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән һәр кеше кайнар чәй, коймак белән сыйланды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Җәядән ук ату бәйгесендә Сазтамак авылыннан кунакка килгән Эльвина Әшрәбҗановага тиңнәр булмады. Авылдашлар яшь буынга күрсәтү...
-
Кукмарада иртәгә әти-әниләр рус теленнән БДИ тапшыра
Иртәгә, 7 февральдә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясенә кукмаралылар да кушылачак. Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карарга 15 әти-әни теләк белдергән. -Имтихан күппрофильле лицейда үтәчәк, ул 30 минут барачак. БДИда чыгарылыш укучылары өчен билгеләнгән таләпләр куела, - дип хәбәр итте Кукмара районының Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль...
-
Борыч утырту серләре
Кайнар суда җылытылган орлыкның тишелеп чыгу гарантиясе зуррак. Аларны утыртыр алдыннан ике сәгать буена термоста тотыгыз. Суның җылылыгы 50 градус булырга тиеш. Орлыкларны батарея яки мич янында җылыту дөрес түгел. Алар артык кибеп китәргә мөмкин. Җылытыр алдыннан орлыкларны 20-30 минут марганцовка эремәсендә тотыгыз, аннары агып торган суда юып алыгыз. Пикировкалап...
-
Мәчкәрә мәктәп-интернаты алдынгылар рәтендә
Мәчкәрә мәктәп-интернаты кунаклардан бер дә өзелми. Район мәктәпләре директорлары катнашында семинары да эшлекле, нәтиҗәле һәм файдалы узды. Кунаклар балаларның яшәү, белем алу шартлары белән таныштылар, сыйныфларны, йокы бүлмәләрен карадылар, ачык дәресләрдә, кул эшләре чараларында булдылар һәм барысына да яхшы бәя бирделәр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров мәктәп-интернатның уңышлары күп...
-
Күппрофильле лицейда “Эх, шома басабыз” дигән мастер-класс узды
Татар телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу, яшь буынга җиткерү максатыннан, лицейда төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Февраль аеның беренче атнасы милли тәрбия һәм сәнгать атналыгы булды. Татар милләтенең гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын, мәдәниятен чагылдырган чаралар, дәресләр, викториналар, бәйгеләр бер укучыны да читләтеп үтмәгәндер. Шулардан "Эх, шома басабыз" дип исемләнгән...
-
Район башлыгы дәваханәдә яшь белгечләр белән очрашты (фото)
"Ак канатлы фәрештәләр" дигән медицина фестивале кысаларында район үзәк дәваханәсендә һөнәри юнәлештәге чара узды. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, дәваханәнең баш табибы Равил Халиев, дәваханәнең яшь белгечләре һәм студентлар чыгыш ясады. Фестивальдә мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алсу Гатауллина хәбәре һәм фотолары
-
Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары спектакль куйды (фото)
Мәчкәрә мәктәп-интернатында татар театрына багышланган "Театр - тормыш ул!"дип исемләнгән бик матур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар татар театры тарихы белән, танылган театр эшлеклеләре, театр артистлары белән таныштылар. Бу кичәгә һәр төркем балалары көчләреннән килгәнчә мини спектакльләр әзерләгән иде. 1нче төркем кызлары һәм 3нче төркем малайлары Абдулла Алишның "Куян кызы", "Тукмар...
-
Лубян көллияте студентлары “Яшь һөнәрчеләр” төбәк чемпионатында призлы урыннар алды
Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills) стандартлары буенча төбәк чемпионаты узды. Эшче һөнәрләр чемпионатында Лубян урман-техник көллиятеннән дә ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча катнашты. 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина - беренче, 4 курс студентлары Александр Блохин һәм Ангелина Толмачева икенче урыннарны алдылар. Студентларны бәйгегә көллият директорының хуҗалык эшләре...