Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды (фото)
Өлге авылы башында Гамир Саләхов ясаган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән һәр кеше кайнар чәй, коймак белән сыйланды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Җәядән ук ату бәйгесендә Сазтамак авылыннан кунакка килгән Эльвина Әшрәбҗановага тиңнәр булмады. Авылдашлар яшь буынга күрсәтү...
Өлге авылы башында Гамир Саләхов ясаган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән һәр кеше кайнар чәй, коймак белән сыйланды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Җәядән ук ату бәйгесендә Сазтамак авылыннан кунакка килгән Эльвина Әшрәбҗановага тиңнәр булмады. Авылдашлар яшь буынга күрсәтү өчен борынгы чаналар да алып килгәннәр иде. Нәзирә апа Фаезованың матур итеп бизәп алып килгән 100 яшьлек чанасына утырып фотога төшүчеләр дә күп булды. Бәйрәм барышында иҗади конкурс: карга төсле су сиптереп рәсем ясау да оештырылды. Бәйрәмнән халык яхшы кәеф, күтәренке күңел, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты. Өлге авылындагы әлеге искиткеч шәп тауга шуарга килегез!
Фото "Наш Кукмор"дан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев