Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада бер хуҗалыкның мунчасы янган (фото)

Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 февральдә кичке сәгать 19.30 тирәсендә поселокның Гагарин урамындагы хуҗалыкларның берсенең мунчасында янгын чыга. Нәтиҗәдә 9 квадрат метр мәйданда мунчаны эчтән тышлаган такталар янып бетә. Торак йорт һәм якындагы корылмаларга зыян килми. Хуҗалыкка килгән зыян 10 мең сумлык дип исәпләнә. Янгын мичтән файдаланганда янгын...

Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 февральдә кичке сәгать 19.30 тирәсендә поселокның Гагарин урамындагы хуҗалыкларның берсенең мунчасында янгын чыга. Нәтиҗәдә 9 квадрат метр мәйданда мунчаны эчтән тышлаган такталар янып бетә. Торак йорт һәм якындагы корылмаларга зыян килми. Хуҗалыкка килгән зыян 10 мең сумлык дип исәпләнә.

Янгын мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Тикшерү эшләре бара.

Фото Кукмара янгын-коткару частеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев