Ядегәр җирлегендә халык җыены узды (фото)
Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Җыенда Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әминов, мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллин, участок инспекторы Айдар Фәйзуллин, "Восток" ширкәте җитәкчесе Алексей Леонтьев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры урынбасары Нәфис Миначевлар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев районда ел дәвамында...
Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Җыенда Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әминов, мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллин, участок инспекторы Айдар Фәйзуллин, "Восток" ширкәте җитәкчесе Алексей Леонтьев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры урынбасары Нәфис Миначевлар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев районда ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларының үтәлеше турында сөйләде, максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
\
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев