Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчкәрә мәктәп-интернаты алдынгылар рәтендә

Мәчкәрә мәктәп-интернаты кунаклардан бер дә өзелми. Район мәктәпләре директорлары катнашында семинары да эшлекле, нәтиҗәле һәм файдалы узды. Кунаклар балаларның яшәү, белем алу шартлары белән таныштылар, сыйныфларны, йокы бүлмәләрен карадылар, ачык дәресләрдә, кул эшләре чараларында булдылар һәм барысына да яхшы бәя бирделәр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров мәктәп-интернатның уңышлары күп...

Мәчкәрә мәктәп-интернаты кунаклардан бер дә өзелми. Район мәктәпләре директорлары катнашында семинары да эшлекле, нәтиҗәле һәм файдалы узды. Кунаклар балаларның яшәү, белем алу шартлары белән таныштылар, сыйныфларны, йокы бүлмәләрен карадылар, ачык дәресләрдә, кул эшләре чараларында булдылар һәм барысына да яхшы бәя бирделәр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров мәктәп-интернатның уңышлары күп булуына басым ясады, коллективның тырыш һәм бердәм булуын билгеләп үтте.

-Укучылар мәктәптә махсус программа буенча укыйлар, дәрестән тыш чараларда актив катнашалар, фән атналыкларында, айлыкларда үзләренең белемнәрен ныгыталар. Тегү-чигү, бәйләү, бакча, агач эшләрен балалар яратып, күңел биреп башкаралар, - диде ул. - Мәктәп-интернаттагы эшчәнлекнең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы, тәртип - директор Шәүкәт Сабитовның зур хезмәте, аның таләпчәнлеге, бертуктаусыз эзләнүе нәтиҗәсе. Белем йорты республика күләмендәге мондый төр мәктәпләр арасында алдынгы урында бара. Укучылар спорт ярышларында, хезмәт олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар.

Алга таба да авыру балаларга аналарча караш, җылы йөрәкләребез белән укучыларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәрбез. Хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Вәсилә ХАСАНЯНОВА, укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев