Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары спектакль куйды (фото)
Мәчкәрә мәктәп-интернатында татар театрына багышланган "Театр - тормыш ул!"дип исемләнгән бик матур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар татар театры тарихы белән, танылган театр эшлеклеләре, театр артистлары белән таныштылар. Бу кичәгә һәр төркем балалары көчләреннән килгәнчә мини спектакльләр әзерләгән иде. 1нче төркем кызлары һәм 3нче төркем малайлары Абдулла Алишның "Куян кызы", "Тукмар...
Мәчкәрә мәктәп-интернатында татар театрына багышланган "Театр - тормыш ул!"дип исемләнгән бик матур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар татар театры тарихы белән, танылган театр эшлеклеләре, театр артистлары белән таныштылар. Бу кичәгә һәр төркем балалары көчләреннән килгәнчә мини спектакльләр әзерләгән иде. 1нче төркем кызлары һәм 3нче төркем малайлары Абдулла Алишның "Куян кызы", "Тукмар белән Чукмар" әкиятләрен, 2нче төркем нәниләре халык әкияте "Шалкан"ны сәхнәләштерделәр. 4нче төркем егетләре "Рус теле дәресендә" дигән инсцинировка әзерләгәннәр иде. Тәрбияче апаларының, балаларның барлык тырышлыкларын куеп әзерләгән чыгышлары бәйрәмдә нур өстенә нур булды. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар, шатлык-куанычлар теләп калабыз!
Рузилә Миргазизова хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев