5 июль 2016 яңалыклары
-
Мәдинә мәчете янындагы терактны кем эшләгәне билгеле булды (+фото)
Мәдинәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янындагы терактны Согуд Гәрабстынына 12 ел элек килгән Пакьстан кешесе кылган. Корольлекнең Эчке эшләр министрлыгы террорчының кем икәнлеге ачыклануы хакында белдерде. Ул - хатыны һәм аның әти-әнисе белән Җиддә шәһәрендә яшәгән, машина йөртүче булып эшләгән 34 яшьлек Абдулла Калзар Хан дип хәбәр иткән The Associated Press...
-
Чәчкә җитешкәнче каенанасы бәби тапкан
Тиздән үзе дә әни булырга җыенучы Чәчкәнең гаиләсендә зур вакыйга: җырчының каенанасы бәби тапкан! Бу көннәрдә бәхетле әнине Казанның 3нче бала тудыру йортыннан чыгарганнар. - Изге Рамазан аенда әнием өченче баласын алып кайтты. Сабыйга Мәдинә дип исем куштылар. 44 яшендә бала алып кайтырга батырчылык итүенә күпләр сокланды. Кичә әнинең бертуган...
-
Нормабашта узачак "Балыкчылар ярышы"на рәхим итегез
Балыкчылар игьтибарына! 9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү 14.00 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак. Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум....
-
Айдар Галимовның кызы "Холостяк"та катнашырга җыена
Хатын-кызлар арасында популярлык казанган "Холостяк" тамашасы ТНТ телеканалында инде дүрт сезон уңышлы гына дәвам итә. Аның сюжеты буенча 20 кыз буйдак егетнең йөрәген яулап алу өчен көрәш алып бара. Алдагы тапшыруларның берсендә буйдак егет Тимур Бәдретдиновның кызлар сайлавын күзәткән идек. Алексей Воробьев та "Холостяк" аша үзенә тиң яр эзләп карады....
-
Кукмарада "Мәк" операциясе бара
Ел саен җәйге чорда республикада "Мәк" операциясе үткәрелә. Ике этапны үз эченә алган операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта...
-
“Тукай” агрофирмасында семинар-киңәшмә үтте
"Тукай" агрофирмасында Кукмара, Саба, Арча, Әтнә һәм Балтач районнарының ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында "Мөгезле эре терлектә туберкулез авыруы һәм аны диагностикалау" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Пленар өлештә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин чыгыш ясады. Семинар барышында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рифат Кәримуллин, республиканың ветеринария табиблары ассоциациясе...
-
Зур Сәрдектә ике егетне зурлап армиягә озаттылар (фото)
Зур Сәрдектә авылының ике егетен армия сафларына озату тантанасы булды, дип хәбәр итте Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова. -Ришат Зарипов, Айнур Шәфигуллиннар - спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашкан егетләребез. Табигать кочагында корылган мул табыннар артында, пылау пешкән казан янында егетләребезгә изге теләкләр юллап, истәлек бүләкләре...
-
Кукмара мәдрәсәсендә балалар өчен көндезге лагерь оештырыла
10 - 20 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла. Максаты - җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини - әхлакый тәрбия. Программада: гарәп әлифбасын, догалар өйрәнү, төрле уеннар, конкурслар, мәдәни чаралар.
-
Төркәштә яшәүче Энҗе Гәрәева кул эшләренә дә оста
Төркәш авылына баргач, Энҗе исемле кызны да күрергә булдык. Күптән түгел Чистайда мөмкинлекләре чикле кызлар һәм егетләр арасында спортның бочче төре буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, дүртенче урынны яулаганын белә идек. Бочче, ягъни утырган көе нәни тупларны ату уены белән кыз быел гына шөгыльләнә башлаган. Чистайга кадәр автобуста бару ардыртса да,...
-
Үкенерлек булмасын
Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмне сайлаганда ялгышмау бик мөһим. Авыруның, хәле әлләни борчылу тудырмаган, хроник чирләре "азынмаган" очракта, акчага кызыгып, ташламалы дарулар алу мөмкинлеген акчалата түләүгә алыштыруы гаҗәп түгел. Хәле авыраеп, чир озакка сузыла, озаклап дәвалауны һәм бик күп...
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм газиз мөселман кардәшләр! Әлхәмдү лилләһи Раббил-гәләмин, мөбарәк Рамазан ае үтеп китте. Аллаһның олуг рәхмәте белән без бу айда ураза тоттык, тәравих намазлары укыдык, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, авыз ачтык, Коръән-Кәрим аятьләрен укып, вәгазьләр тыңлап, догалар кылдык, күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык. Ураза гыйбадәтен башкарып, без ризыкның, суның кадерен белергә,...