Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Тукай” агрофирмасында семинар-киңәшмә үтте

"Тукай" агрофирмасында Кукмара, Саба, Арча, Әтнә һәм Балтач районнарының ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында "Мөгезле эре терлектә туберкулез авыруы һәм аны диагностикалау" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Пленар өлештә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин чыгыш ясады. Семинар барышында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рифат Кәримуллин, республиканың ветеринария табиблары ассоциациясе...

"Тукай" агрофирмасында Кукмара, Саба, Арча, Әтнә һәм Балтач районнарының ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында "Мөгезле эре терлектә туберкулез авыруы һәм аны диагностикалау" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Пленар өлештә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин чыгыш ясады. Семинар барышында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рифат Кәримуллин, республиканың ветеринария табиблары ассоциациясе директоры Рафат Хәмзин һәм башкалар авыл хуҗалыгы терлекләрендәге туберкулез авыруын кисәтү һәм аны диагностикалау мәсьәләләренә тукталдылар. Шулай ук туберкулезга тикшерү өчен биоматериал пробасын сайлау ысуллары да тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев