4 февраль 2016 яңалыклары
-
"Бәхетле"дә эчәк таякчыгы табылган
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Мәскәүдә урнашкан "Бәхетле - Алтуфьево" ширкәте гипермаркетында планнан тыш тикшерү үткәргән. Андагы азык-төлеккә үткәрелгән лаборатория тикшерүе нәтиҗәләре буенча, өч пробада микробиологик шартларның үтәлмәве ачыкланган. Аерым алганда, азык-төлектә гади кулланучыга да таныш булган эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр табылган. Бу ит һәм ит ризыклары куркынычсызлыгы буенча...
-
Коточкыч һәлакәт: ире үлгән, хатыны вакытсыз бала тапкан
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 3 февральдә, 17 сәгатьләр тирәсендә Казан-Оренбург юлында - Яңа Чишмә районы биләмәсендә булган. Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелә. "Лада-Калина" белән 37 яшьлек ир-ат - Казан кешесе идарә...
-
Кукмарада “Автоурындык” дигән акция үтте (+Фотолар)
Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында "Автоурындык" дигән акция уздырылды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Әлеге чараның максаты: ул-кызларын бакчага алып килгәндә автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларны ачыклау иде. Барлык әти-әниләргә дә "Юлларда - иминлек. Балаларга автоурындык" һәм "Игътибар - фликер" дигән белешмәләр таратылды. "Светофор" дигән бәйгедә...
-
Кукмараның трубада уйнаучы егетләре дипломант булды
Казанда тынлы һәм бәрмә уен кораллары ансамбльләренең бөтенроссия конкурсы узды. Трубада уйнаучы Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Тимур Гаптелганиев, Алмаз Әгъләмҗанов, Ильяс Сибгатуллиннар бәйгедән дипломант исеме алып кайттылар. Аларны укытучы Марат Хәсәнов әзерләде.
-
Байлангар авыл җирлегендә халык җыены үтте (+Фотолар)
Байлангар урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илфат Минегалиев, Байлангар урта мәктәбе директоры Хәтмулла Вәкказов, участок инспекторы Әмир Җиһаншин, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллина, "Кукмара" агрофирмасы җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшиннар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты...
-
Ызандашлар бер-берсеннән калышмый
Авыллар ничек яши? Мал-туар асрау шактый зур чыгымнар сораганлыктан, хуҗалыкларда буш торучы сарайлар саны арта, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме? Югары Чура һәм Лельвиж җирлекләрендә булып узган халык җыеннарында әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым. Югары һәм Түбән Чура, Поршур, Пчеловод, Көшкетбаш авылларын берләштерүче Югары Чура җирлегендәге 361 хуҗалыкта 1421 кеше...
-
Наил Табанаков: "Артистлар да "бомбить" итәмени?" дип еш сорыйлар
Автор башкаручы Наил Табанаков белән Казанның Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан балалар бакчасында очраклы рәвештә күрештек. Балаларыбыз бер бакчага йөри икән. Билгеле, очрашкач, сөйләшеп, аралашып киттек. Наил иҗатындагы яңалыклары белән уртаклашты. - Наил, Казан тамашачысы сине югалтты, күптән концерт куйганың юк... - Яңа программа әзерлим. Концертта бары тик тере музыкага тере...
-
Чит ил паспорты булган илебезнең һәр кешесенә икенче чит ил паспорты ясалырга мөмкин
Илебездән чыгу һәм керү турындагы федераль законга үзгәреш кертелү сәбәпле, хәзер чит ил паспорты булган илебезнең һәр кешесенә икенче чит ил паспорты ясалырга мөмкин. Бу үзендә электрон мәгълүмат йөртүче яңа буын паспорты булачак. Шул ук вакытта ике чит ил паспортының да куллану вакытлары бер-берсенә бәйле түгел: икенче паспорт 10 елга...
-
Зур Сәрдек һәм Мәмәшир җирлекләрендә халык җыеннары үтте (+Фото)
Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Зур Сәрдек һәм Мәмәшир авыл җирлекләрендә узды. Ике төбәктә дә үзара салым акчалары хисабына юлларны рәтләү, урамнарны яңарту, уен мәйданчыклары булдыру кебек күләмле эшләр башкарылган. Зур Сәрдек җирлегендә халык һөнәрле булуы белән дә дан тота. Узган ел да эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, яшелчә...
-
Район Пенсия фондында үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды (+Фото)
Район Пенсия фонды идарәсендә коллективның үткән елгы эш нәтиҗәләренә һәм быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрелде. Районыбызда 15 мең 875 пенсионер бар, узган ел аларга барлыгы 2 миллиард 181 миллион сум пенсия түләнгән. Уртача айлык пенсия күләме 11 мең 29 сум тәшкил итә. Лаеклы ялга чыгучыларга 10 көн...
-
Яшьләрнең Хәния Фәрхидән нигә аерыласы килми?
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында матбугат битләрендә йөзләгән мәкаләләр чыкса да, аның белән аралашкан саен үзем өчен гаҗәеп сыйфатларын ача барам. Зур дәрәҗәләргә ирешкән яраткан артистыбыз Хәния Фәрхи - һәрвакыт гади, ихлас, эчкерсез һәм бик тә нечкә күңелле шәхес. Бу юлы хәлләрен белешеп шалтыратканда, җырчы студиядә яңа җыр яздыру...
-
Китапханә яңалыклары
Вахит авылы китапханәчесе Ландыш Рахимуллина, урта яшьтәге укучылар өчен, "Сталинград вакыйгасы" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Укучыларга әлеге вакыйга турында сөйләнде, анда катнашкан язучылар белән якыннан таныштырылды. Китапханәче укучыларны презентация белән дә таныштырды. Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, студентлар өчен, "Русиянең хәрби дан көне" уңаеннан, Сталинград сугышына багышланган презентация күрсәтте....