Ызандашлар бер-берсеннән калышмый
Авыллар ничек яши? Мал-туар асрау шактый зур чыгымнар сораганлыктан, хуҗалыкларда буш торучы сарайлар саны арта, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме? Югары Чура һәм Лельвиж җирлекләрендә булып узган халык җыеннарында әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым. Югары һәм Түбән Чура, Поршур, Пчеловод, Көшкетбаш авылларын берләштерүче Югары Чура җирлегендәге 361 хуҗалыкта 1421 кеше...
Авыллар ничек яши? Мал-туар асрау шактый зур чыгымнар сораганлыктан, хуҗалыкларда буш торучы сарайлар саны арта, дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме? Югары Чура һәм Лельвиж җирлекләрендә булып узган халык җыеннарында әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым.
Югары һәм Түбән Чура, Поршур, Пчеловод, Көшкетбаш авылларын берләштерүче Югары Чура җирлегендәге 361 хуҗалыкта 1421 кеше гомер кичерә. Мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктлары, китапханә, кибет, мәдәният учакларының (Түбән Чурада яңа клуб төзелә) эшләп торуы яшәү өчен барлык шартлар булу турында сөйли. Авыллардагы берсеннән-берсе төзек, мәһабәт йортларны күреп тә сөенмәү мөмкин түгел. Шәхси хуҗалыкларда 604 мөгезле эре терлек (шуларның 324е - сыер) асралу да халыкның тырыш булуын күрсәтә.
-Әле тагын 180ләп сарык-кәҗә, 403 баш умарта исәпләнә, - ди җирлек башлыгы Николай Михайлов. - Авыл халкы сыер тотуның файдасы зур булуга көннән-көн инана. Чөнки узган елда Югары һәм Кече Чура, Поршур авылларында яшәүчеләр Вахитов исемендәге хуҗалыкка 616 мең 757 килограмм сөт тапшырып, аның өчен 9 миллион сумнан күбрәк табыш алдылар. Пчеловод авылыннан сөтне "Сэлэнерго" ширкәте җыя. Аларга исә сөт өчен 989 мең сум акча түләнде.
Җирлектә 22ләп шәхси эшмәкәр, фермер һәм гаилә фермалары булуның да халыкны эш белән тәэмин итүдә өлеше зур. Ике хуҗалык, каралты-кураларын зурайтып, сыерларның баш санын арттыру өчен 200 мең сум дәүләт ярдәменә ия булган. Аларга киләчәктә башкалар да кушылыр, республика программалары кысаларында үз эшчәнлекләрен башлап җибәрергә теләүчеләр саны да артыр, дип ышанасы килә.
Үзара салым акчалары хисабына бу елларда авылларда аеруча күп эш башкарылды. Югары Чура җирлегендә исә 1 миллион 558 мең сумга дүрт авылның юллары төзекләндерелгән, 58 мең сумга урам утлары ремонтланган, 350 мең сумга Югары Чура һәм Пчеловодта балалар мәйданчыклары ясалган.
Лельвиж авылы халкының элек-электән бердәм булуы мәгълүм. Ә бердәмлек ул - таулар күчерә, дип юкка гына әйтмиләр. Моңа җирлектә башкарылган эшләр дә дәлил булып тора. Үзара салым акчалары хисабына быел елга аша икенче урамга чыгу өчен күпер салынган, Совет урамына ком салып, таш түшәлгән, ут баганаларында лампалар алыштырылган, балалар мәйданчыгы кайтарылган, коеларны төзекләндерү эшенә керешкәннәр.
-Халык белән үзара аңлашып эшлибез, - ди җирлек башлыгы Рәис Хөсәенов. - Узган ел сыер малларын иминиятләүнең яңа төр формасын керткән идем, әлеге тәкъдим авыл халкы тарафыннан хупланды. Сыер малы зыян күргән өч хуҗалыкка терлек сатып алу өчен 45әр мең сум акча җыеп бирелде. Әлеге үзара иминиятләүне быел да дәвам итеп, ярдәмне 60 мең сум җиткерәчәкбез, дип килешендек.
Авыл халкы кемнеңдер китереп бирүен көтеп түгел, ә үз тырышлыгы нәтиҗәсендә яхшы, мул тормышта яши. Бүгенге көндә җирлектә җиңел автомобильләр саны да йөзгә тулган, биш трактор бар икән. 105 кеше Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куеп, аларга узган ел 20 миллион сум хезмәт хакы түләнгән. Уртача хезмәт хакы 19 мең 425 сумны тәшкил итә. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен бу, әлбәттә, зур саннар.
-Авыл халкы күпләп мал-туар асрый, кош-корт, умарталар да шактый. Җирлектә йөз хуҗалыкка 100 сыер малы туры килә. Узган ел сөт тапшырган өчен 5 миллион 960 мең сум акча түләнде. Декабрь ае өчен исәп-хисап 19 сумнан ясалды, - ди Рәис Хөсәенов. - Авылда тугыз хуҗалык 1 миллион 850 мең сумлык авыл хуҗалыгы кредиты алып, каралты-кураларны яңартуга, терлек саннарын арттыруга тоттылар. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыру, ел саен 2-3 хуҗалыкның яңа йорт салып чыгуы җитәкче өчен аеруча сөенечле. Тик менә "яшел елан" белән дуслашырга яратучыларның булуы - һаман да җирлектәге иң зур проблемаларның берсе булып кала бирә. Аракы сөреме ир-егетләрне генә түгел, кайбер хатын-кызларны да үз эченә алып керә бара. Вакытсыз якты дөньядан китүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы аеруча аяныч. Сәламәт яшәү рәвеше алып барып, һәр туган көнгә куанып кына яшисе дә бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев