2 апрель 2016 яңалыклары
-
Уяу булыйк!
Бүгенге заман кешеләренең тормышы төрледән-төрле мәгълүмат алу белән бәйле. Дини мәгълүматны да төрле чыганаклардан - китаплар, газета-журналлар, интернеттан алып була. Кызганычка, шушы мәгълүмати "ташкын"да тискәре мәгънәгә ия булган, хәтта җәмгыять өчен куркыныч тудырганнары да бар. Сүз төрле секталар һәм дини төсмер алган оешмалар һәм хәрәкәтләр турында бара. Аларның төп максаты...
-
Ике кеше ис тиеп агуланып үлгән
Татарстанның Нурлат районында Клиновка тимер юл разъезды бистәсендәге шәхси йортта булган бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, 1968 елгы ир-ат һәм 1969 елгы хатын-кызның гомере өзелгән. Аларның яккан мичтән чыккан истән агуланып үлгәнлеге фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге 9да идарәнең Кризислы вазгыятьләрдә...
-
Ялган аракының бәясе арзан, сәламәтлегең – бәһасез
Легаль булмаган хәмер белән җитди көрәш бара - әледән-әле законсыз товар белән республикабыз территориясенә үткән машиналарны тоткарлыйлар, суррогат алкоголь җитештерү белән шөгыльләнгән "идән асты" цехларын ачыклыйлар, бернидән дә курыкмыйча ачыктан-ачык законсыз сәүдә алып барган эшмәкәрләргә "бармак белән яныйлар". Әле күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә...
-
Зур Сәрдектә Коръәнне иң матур укучылар билгеләнде
Зур Сәрдек авылының үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Дин йортына балалар да, әти-әниләр дә күп җыелган иде. Кичәгә Камышлы авылыннан Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Казан шәһәреннән "Дин Ислам" мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллиннарның да килүе нур өстенә нур булды. Инсаф хәзрәт әлеге чараның спонсоры булып, балаларга бүләкләр: планшет,...
-
Кукмара музеенда мөхтәрәм ханымнар утырмага җыелды
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда мөхтәрәм хатын-кызлар катнашында сөйләшү -"Утырма" үткәрелде. Аның максаты - тарихыбызны барлау, күренекле шәхесләребезне искә алу, яшьләрне кул эшләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Музейда кул эшләреннән күргәзмә оештырылган, анда ниләр генә юк: күңел җылысын биреп чигелгән сөлгеләр, намазлыклар, тәрәзә- ишек пәрдәләре дисезме... Биредә эшләүче кызлар турында юкка...
-
Ысланган балык тоттык
Әле йортларга газ кереп җитмәгән еллар. Өйләрне җылытырга утын, күмер ягыла. Кем нәрсә таба инде. Һәрбер оешма үз эшчеләренә ягулык мәсьәләсендә булыша торган иде. Без дә, бер төркем эшчеләр, үзебезнекеләр өчен утын әзерләргә дип, Лубян ягына, Нократ елгасы аръягына урман кисәргә киттек. Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылы янындагы кичүдән паром...
-
Кайда күпме сөт савылган?
Карагыз, чагыштырыгыз! (мәгълүматлар 28 мартка) Хуҗалыклар исемлеге һәм көнгә бер сыердан савылган сөт (килограммнарда): "Урал", 28,2 "Рассвет", 27,7 Вахитов исемендәге, 24,2 "Восток", 23,4 "Әсәнбаш", 15,5 "Кукмара", 14,4. "Тукай", 14,2 "Кукморагрохимсервис", 14,00 "Лесной", 11,4 "Дружба", 8,8 "Истор-Агро", 7,0 КФХ, 16,5 Район буенча, 17,3
-
Кукмаралылар Арчада узган иҗат конкурсында катнашты
Арчада "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән республикакүләм балалар иҗаты конкурсы узды. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Скрипка" номинациясендә Илназ Мөбарәкшин - беренче, "Фортепиано" номинациясендә Эльвира Әминова, Эльвина Кәримова - икенче, Ильвира Степанова...