Кукмара музеенда мөхтәрәм ханымнар утырмага җыелды
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда мөхтәрәм хатын-кызлар катнашында сөйләшү -"Утырма" үткәрелде. Аның максаты - тарихыбызны барлау, күренекле шәхесләребезне искә алу, яшьләрне кул эшләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Музейда кул эшләреннән күргәзмә оештырылган, анда ниләр генә юк: күңел җылысын биреп чигелгән сөлгеләр, намазлыклар, тәрәзә- ишек пәрдәләре дисезме... Биредә эшләүче кызлар турында юкка...
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда мөхтәрәм хатын-кызлар катнашында сөйләшү -"Утырма" үткәрелде. Аның максаты - тарихыбызны барлау, күренекле шәхесләребезне искә алу, яшьләрне кул эшләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Музейда кул эшләреннән күргәзмә оештырылган, анда ниләр генә юк: күңел җылысын биреп чигелгән сөлгеләр, намазлыклар, тәрәзә- ишек пәрдәләре дисезме... Биредә эшләүче кызлар турында юкка гына "кулларыннан гөлләр тама" дип әйтмиләр бит. Музей директоры Ләбүдә ханым үзе дә алтын куллы: сәйлән белән чигелгән шәмаилләр - аның кул хезмәте.
Районның мөслимәләр оешмасыннан Рузилә, Гөлфия һәм Илһамия абыстайлар чыгыш ясап, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның тоткан урыны турында сөйләделәр. Хак Тәгалә безгә, хатын-кызларга биргән вазыйфа - күркәм гамәлең белән игелекле балалар тәрбияләп, гаиләдә ирләребез өчен дә ышанычлы тотка булу. Шул ук вакытта һәрберебездә актив тормыш позициясе булу да бик мөһим, чөнки тормыштагы үзгәрешләрдә хатын-кызларның роле һәрчак булган һәм булачак та.
"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина "Гаилә ядкарьләре" исемендәге иҗади бәйге башлауларын, анда калфак чигү осталары катнаша алуын хәбәр итте.
Утырмада районыбызның бүгенге хәле турында да сөйләштек. Очрашу кунагы Гөлнара Гареева туризмны үстерү, тарихи мирасларны саклау юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Биредә шулай ук бистәбездәге иске биналарны җимермичә, аларны төзекләндереп, яңартып, заманча төс бирү кирәклеге турында да фикер әйтелде. Бу аңлашыла да: алар өлкәннәрнең яшьлек хатирәләре белән бәйле, аларны сафка бастыруга күпләрнең өлеше кергән. Моңа бер мисал: музейда урнашкан Родыгиннар йортына 150 ел, бу бина бүген дә бистәбезнең йөзен бизәп, балкып утыра.
Менә шундый эчтәлекле-гамьле сөйләшү булды ул көнне очрашуда.
Рәсимә ГАЗИЗУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев