Ысланган балык тоттык
Әле йортларга газ кереп җитмәгән еллар. Өйләрне җылытырга утын, күмер ягыла. Кем нәрсә таба инде. Һәрбер оешма үз эшчеләренә ягулык мәсьәләсендә булыша торган иде. Без дә, бер төркем эшчеләр, үзебезнекеләр өчен утын әзерләргә дип, Лубян ягына, Нократ елгасы аръягына урман кисәргә киттек. Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылы янындагы кичүдән паром...
Әле йортларга газ кереп җитмәгән еллар. Өйләрне җылытырга утын, күмер ягыла. Кем нәрсә таба инде. Һәрбер оешма үз эшчеләренә ягулык мәсьәләсендә булыша торган иде. Без дә, бер төркем эшчеләр, үзебезнекеләр өчен утын әзерләргә дип, Лубян ягына, Нократ елгасы аръягына урман кисәргә киттек. Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылы янындагы кичүдән паром белән чыгып, аз гына баргач, Сарапул дигән гаҗәп матур, тирән сулы күл янәшәсендә генә диләнкәбез. Үткән елларның кышкы салкыннарында өшеп, бик күп имән агачларының корган чагы иде, имән кисәбез. Август ахырлары бу, җылы, матур көннәр. Мин чылбырлы трактор белән еккан агачларны турап, өярдәй урынга тарттырып торам. Беләсез инде, бик тә каты имән агачы, кискәндә "Дружба" пычкысының чылбырыннан утлар-очкыннар чыга. Метрдан артык диярлек юанлыктагы агачлар. Бер агачны кисеп чыгаруга чылбырны янә кайрап, үткенләп алырга туры килә. Тик шулай да бирешмибез, тырышабыз - машиналар килүгә ике-өч олаулык утын әзер була. Ботакларны яккан җирдә әбәткә аш та пешә. Сарапул күленә балык тотар өчен мурда да куйдык. Мурда - талдан үргән кәрҗин ул, балык керүен керә, тик чыга гына алмый. Без нәфесле түгел - бер-ике балык керсә, шул җитә, сатарга җыймыйбыз.
Шулай беркөнне агачны өстерәтеп чыктым. Карыйм, бер машина килеп җиткән. Шоферы Сергей кабинасында актарынып маташа. Кулында зур гына ысланган балык. Шуны, исләнгән ахры дип, ташламакчы була. Үзегез беләсез, ул вакытларда кибетләрдә очсыз гына бәягә әллә никадәр зур, яхшы балыклар сатыла иде. Мин бит инде шаяртырга бик оста. Тукта, ташлама, бир әле, мин әйтәм. Кеше-кара күргәнче балыкны күлдәге теге мурдага илтеп салдым. Ярый, булды бу! Машиналарны төядек тә, тамак ялгап алырга утырдык. Бары бергә, югы уртак. Учак дөрләп яна. Шунда мин, сүз арасында әйткәндәй генә бер урман кисүчегә: "Бар әле, Мәдриу, карап кил әле мурданы. Берәр балык эләксә, шоферларга кыздырып бирербез", дим. Үзем, кисәтеп, Сергейга күз кысам. Китте бу. Берзаман, бик зур эш кылган кеше кебек, теге ысланган балыкны ике кулы белән тотып килеп тә җитте:
- Менә, балык тотып маташкан буласыз! Тоткач-тоткач шушындыен, ысланганын тотарга кирәк аның, - диюгә, башта барысы да аптырап тордылар да, зур, ысланган балыкны күрүгә егыла-егыла көләргә тотындылар.
Бүлгәли-бүлгәли, барыбер ашап бетердек без аны. Бик тәмле, майлы, бер дә бозылмаган иде ул.
Менә шулай, Сарапул дигән күлдән ысланган балык тотып та ашаган булды безнең. Анда булган кешеләрнең исендәдер әле ул күңелле чаклар.
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев