Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдектә Коръәнне иң матур укучылар билгеләнде

Зур Сәрдек авылының үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Дин йортына балалар да, әти-әниләр дә күп җыелган иде. Кичәгә Камышлы авылыннан Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Казан шәһәреннән "Дин Ислам" мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллиннарның да килүе нур өстенә нур булды. Инсаф хәзрәт әлеге чараның спонсоры булып, балаларга бүләкләр: планшет,...

Зур Сәрдек авылының үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Дин йортына балалар да, әти-әниләр дә күп җыелган иде. Кичәгә Камышлы авылыннан Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Казан шәһәреннән "Дин Ислам" мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллиннарның да килүе нур өстенә нур булды. Инсаф хәзрәт әлеге чараның спонсоры булып, балаларга бүләкләр: планшет, телефоннар да алып кайткан иде.

Бәйге Рәдиф хәзрәтнең вәгазь сөйләве белән башланып китте. Алар Инсаф хәзрәт белән жюри составында да булдылар. Сөбханалла! Иң матур Коръән укучылар ачыкланды. Алар: Мөхәммәт Нуриев, Сабир Хәсәнов, Йосыф Ибраһимов, Наилә Хакимова, Әдилә Закирова, Зөһрә Газизуллиналар. Ә Гайсә Закиров һәм Нәзилә Сәфәргалиевалар исә иң яшь укучы дип табылдылар.

Коръән бәйгесен уздыручыларга һәм Рифат хәзрәткә Аллаһының рәхмәте яусын. Мондый изге эшләр алдагы елларда да дәвамлы булсын иде.

Хәдистә дә әйтелә: "Сезнең арагызда иң хәерлегез Коръәнне өйрәнүче һәм өйрәтүче", - диелә.

Минзилә ИБӘТУЛЛИНА, Зур Сәрдек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев