Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Арчада узган иҗат конкурсында катнашты

Арчада "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән республикакүләм балалар иҗаты конкурсы узды. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Скрипка" номинациясендә Илназ Мөбарәкшин - беренче, "Фортепиано" номинациясендә Эльвира Әминова, Эльвина Кәримова - икенче, Ильвира Степанова...

Арчада "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән республикакүләм балалар иҗаты конкурсы узды. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Скрипка" номинациясендә Илназ Мөбарәкшин - беренче, "Фортепиано" номинациясендә Эльвира Әминова, Эльвина Кәримова - икенче, Ильвира Степанова өченче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар. "Баян" номинациясендә Әмир Фәләховка да өченче дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды. Наилә Закирҗанова, Альмир Әхмәдиевлар конкурс дипломантлары буларак танылды. Андрей Сабанаев, Тимур Кадыханов, Замирә Мөхетдинова, Дилә Мәхмүдова, Ясминә Әълиуллина, Булат Гәрәев, Сәет Хаммадиевларга катнашучы дипломнары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев