Әле күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә Казан - Оренбург юлының 357нче чакрымында легаль булмаган хәмернең чираттагы партиясенә юлны япкан. Казанда яшәүче бер ир-ат машинасына Казахстанда җитештерелгән, тиешле маркировкасыз 516 шешә (258 литр) аракы төяп башкалабызга юл алган булган. Машина йөртүче акланганча, ул үзе - ялланган эшче генә. Шуңа да карамастан, бу шоферга карата Административ хокук бозулар турында беркетмә төзелгән. Аңа 4000нән 5000 сумга кадәр штраф яный.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы март аенда 10 тикшерү үткәреп, шулар барышында хокук бозуның 9 очрагын ачыклаган. Шулай итеп, барлыгы 300 литрдан артыграк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган. Тикшерүләр барышында "ике төрле максаттагы" спиртлы продукция сату, Казахстанда җитештерелгән алкогольле продукцияне саклау, сату вакытын чикләү буенча гамәлдәге законны бозу, балигъ булмаган затка сыра сату, 1,5 литрлы баллоннарда спиртлы продукция ташу һәм көмешкә сату кебек законсыз гамәлләр ачыкланган.
Яшел Үзән районында исә ел башыннан бирле хокук саклау органнары хезмәткәрләре 400 тоннага якын алкогольле һәм спиртлы сыекчаны хуҗаларыннан тартып алган. Сәбәбе икәү: товарга озату документларының булмавы, шулай ук сыекча сыйфатының гамәлдәге таләпләргә туры килмәве. Бу товарның барысы да суд карары нигезендә юкка чыгарылачак.
Лицензиясе булмаган килеш алкоголь сату очраклары да даими ачыклана. Штрафларның күләме югары булмаганлыктан, бизнесменнар мондый адымга барырга куркып тормый. Шул рәвешле алар яхшы гына акча эшли.
Контрафакт белән күпме генә көрәшсәләр дә, әлеге отышлы бизнесның тамырын балта белән чаба алмыйлар. Ялган хәмер сату бизнесы чәчәк ата. Криминаль эшмәкәрләр легаль алкоголь индустриясенә зур зыян сала. Алай гына булса бер хәл - кеше сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зарар килә. Ә контрафакт белән көрәшнең нәтиҗәсе булмавының сәбәбе һәркемгә билгеле. Штрафлар күләме шул кадәр кечкенә ки - курыкмыйча эш итәргә була.
- Без гомер озынлыгы турында сөйлибез, әмма гади әйберләрне үзгәртә алмыйбыз. Әйтик, контрафакт алкоголь белән көрәш юнәлешендә. Әлегә без федераль дәрәҗәдә хуплау тапмыйбыз. Дәүләт Думасында Татарстаннан яңа вәкилләре бу мәсьәләләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш, - дип билгели Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Халык та еш кына аңлы рәвештә контрафакт сатып ала. Бу очракта кызыктыргыч бәя хәлиткеч роль уйный.
- Бик еш кеше кулдан сатып алынган спиртлы эчемлекне эчтем, берни дә булмады бит әле дип уйлый. Икенче, өченче тапкыр аны сатып ала. Әмма әлеге шикле сыйфаттагы эчемлекләрдәге зарарлы матдәләр кеше организмында җыелып бару сыйфатына ия. Кайчан да бер моның начар тәмамлануы бар, - ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре.
Агымдагы ел башыннан контрафакт алкоголь турында хәбәр итеп, әйбәт кенә акча эшләргә була. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләрне контрафакт хәмер белән сәүдә итү урыннары турында мәгълүматлар бирергә өнди. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 1 гыйнварыннан "Халык конроле"нә этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне матди яктан хуплау турында карар кабул иткән. Хәбәр ителгән хокук бозуның җитдилегенә карап, мәгълүмат бирүчегә 1000, 2000 яки 3000 сум күләмендә акча түләнәчәк.
Әйтик, гражданинның хәбәре расланып, аның ярдәме белән 10-100 литр спиртлы продукция конфискацияләнсә һәм хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылса, 1000 сум бирү каралган. Конфискацияләнгән продукция күләме 100 литрдан артса - 2000 сум, ә инди җитди хокук бозу ачыкланып, сүз җинаять җаваплылыгы турында барса - 3000 сум биреләчәк. Барлыгы республика казнасыннан бу максатларга 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Ялган аракының бәясе арзан, сәламәтлегең – бәһасез
Легаль булмаган хәмер белән җитди көрәш бара - әледән-әле законсыз товар белән республикабыз территориясенә үткән машиналарны тоткарлыйлар, суррогат алкоголь җитештерү белән шөгыльләнгән "идән асты" цехларын ачыклыйлар, бернидән дә курыкмыйча ачыктан-ачык законсыз сәүдә алып барган эшмәкәрләргә "бармак белән яныйлар". Әле күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә...
Легаль булмаган хәмер белән җитди көрәш бара - әледән-әле законсыз товар белән республикабыз территориясенә үткән машиналарны тоткарлыйлар, суррогат алкоголь җитештерү белән шөгыльләнгән "идән асты" цехларын ачыклыйлар, бернидән дә курыкмыйча ачыктан-ачык законсыз сәүдә алып барган эшмәкәрләргә "бармак белән яныйлар".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев