Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Без төрле, әмма бердәм

Кукмарада «Татар кызы—2026» бәйгесенең йомгаклау туры узды

Барлык катнашучыларга һәм әлеге бәйгене әзерләүдә көч куйган мәдәният хезмәткәренә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Район Мәдәният йортында матурлык, зирәклек һәм милли рух бәйрәме — «Татар кызы—2026» бәйгесенең финалы үтте.

Быелгы бәйгедә Кукмара районы авылларыннан чыккан 5 чибәр һәм сәләтле кыз катнашты:

  • Зифа Хаҗиева (Аш-Буҗи авылы),
  • Нәфисә Гыйльмуллина (Салтык-Ерыклы авылы),
  • Гөлназ Фатыхова (Березняк авылы),
  • Алия Мамлеева (Югары Шәмәрдән авылы),
  • Алсу Гыйльметдинова (Әсән-Елга авылы).

Кызлар тамашачыларны үзләренең чыгышлары, милли киемнәре һәм татар традицияләрен белүләре белән сокландырды.

«Татар кызы—2026» исеменә Аш-Буҗи кызы Зифа Хаҗиева лаек булды.  Барлык катнашучыларга һәм әлеге бәйгене әзерләүдә көч куйган мәдәният хезмәткәренә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Миләүшә Хаҗиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев