«Восток Агро» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары узды
Чарада кукуруз уңышын җыю, аннан сыйфатлы силос салу, терлек азыгы әзерләү технологияләре турында сүз барды.
«Восток Агро» җәмгыятендә район, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнашында авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Чарада кукуруз уңышын җыю, аннан сыйфатлы силос салу, терлек азыгы әзерләү технологияләре турында сүз барды.
Районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бүгенге көндә сенаж һәм силос запасы җитәрлек күләмдә тупланган. Шуңа күрә семинарда катнашучылар кукурузны орлыкка суктыруның өстенлекле якларын да ассызыкладылар.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин чыгышында:
«Мал азыгы тиешенчә әзерләнмәсә, аңа өстәмә кушылмалар күп кирәк була, ә бу исә чыгымнарны арттыра һәм терлекләр сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу эшкә игътибарны бүгеннән үк арттырырга кирәк. Әгәр фермада дөрес технологияләр кулланмасак, алга китеш булмаячак», — дип билгеләп үтте.
«Восток Агро» җәмгыяте 4 мең 800 гектардан артык сөрүлек җиренә ия. Аның 1 мең 500 гектарында бөртекле культуралар үстерелгән. Хәзерге вакытта уракның соңгы гектарлары кала: бодай, катнаш азык һәм борчак суктырып алырга кирәк. Игеннәрдән бушаган кырлардан салам җыю һәм аны эшкәртү дәвам итә. Басуларда ике пресслау агрегаты эшли, ә җир эшкәртү өчен өч куәтле техника җәлеп ителгән. Исән-сау ватылмыйча эшләгәндә, бу эшләрне бер ай чамасы вакытта төгәлләргә мөмкин, диләр хуҗалык белгечләре.
Кукуруз исә хуҗалыкта бер мең гектарга якын мәйданда игелгән. Җәмгыять җитәкчесе Илһам Ганиев сүзләренчә, 67 гектарлы басуны орлыкка сугып алырга планлаштыралар. Алга таба тагын 100 гектарны орлыкка аерып калдырсалар, калган 800 гектар мәйданнан силос салу көтелә. Бүгенге көндә инде 2 мең 500 тонна силос әзерләнгән.
«Кырау төшү белән ямь-яшел кукурузлар саргаеп кыштырдый башлады. Бу исә дымлылык кимүен, коры матдә артуын күрсәтә. Соңрак чәчелгән кукуруз басуларыбыз бар, шуңа күрә уңышны чиратлап алабыз. Хәзерге вакытта ике „Ягуар“ комбайны басуда эшли», — дип сөйләде Илһам Ганиев.
Хуҗалыкта күпьеллык үләннәрдән 10 мең тоннадан, берьеллыклардан 5 мең тоннадан артык сенаж салынган. Әгәр 22 мең тонна силос тупласалар, ике елга җитәрлек азык запасы барлыкка киләчәк, дип ышандыра белгечләр.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев