Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Восток Агро» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары булды

Ул кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.

«Восток Агро» җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре катнашында авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Чарада катнашучылар машина-трактор паркында булып, техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар, яңа төзелә торган мал торакларын карадылар.

Тиздән язгы кыр эшләре старт алачак, чәчү сезонына да ерак калмады, шуңа күрә чәчүлек матерал, минераль ашламалар белән бәйле сораулар да игътибарга алынды.

«Восток Агро» хуҗалыгының 4 меңнән артык сөрүлек җирләре Шуның 1808 гектарында бөртеклеләр игергә планлаштыралар, ә 1980 гектар мәйданны азык культуралары алып торачак, диделәр. Язгы кыр эшләрендә барлыгы 32 берәмлек техника катнашыр дип көтелә, бүгенге көндә аларның барысы да ремонтлап, әзерләп куелган.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X