Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Үзем дә — бабай, тракторым да — бабай»: Кукмара районыннан Нургали Ганиев быел кырда 49нчы язын каршылый

Тәҗрибәле механизатор «Урал» җәмгыятендә хезмәт куя.

Яз җиле исә башлауга, күңел кырга ашкына, диләр авыл җанлы, икмәк кадерен белә торган игенчеләр. Сазтамак авылыннан Нургали Ганиевның да күңеле менә шундыйлардан. Тәҗрибәле механизатор быел кырда 49нчы язын каршылый! 

«Урал» җәмгыятендә хезмәт куючы Нургали абый Ганиевны Иске Йорт авылы басуларында эзләп таптык. Тимер атын иярләп, күпьеллык үләннәрне тырмалап йөргән чагы иде. «Үзем дә — бабай, тракторым да — бабай, шуңа күрә, әйдә, киттек, „бабай“, димен дә, тракторымны кабызып, кырга чыгып китәм», — диде ул, елмаеп. 

Нургали абый бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган. Быел язгы кыр эшләрендә 49нчы сезонын катнаша икән. 

«Мәктәптә сигез сыйныф белем алганнан соң, Янил училищесына укырга кердем. Шул елны хуҗалыкка практикага җибәрделәр. Элек кыр эшләрендә күбрәк чылбырлы тракторлар катнашты. Абыем Мәгъсүм Ганиевның ярдәмчесе итеп куйдылар. Ул вакытта бер тракторга ике кеше билгелиләр иде. Абый күп эшкә өйрәтте. Бүгенге көндә мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Үзенә күрә ике кеше эшләү бик уңайлы булган ул. Басуда ватылып калсаң да, бергә-бергә төзәтүе җиңелрәк бит. Хәзерге заманда телефоннар коткара, шалтыратып хәбәр бирергә була. Укуны тәмамлагач, ике ел Чиләбе өлкәсендә эчке гаскәрләрдә армия хезмәте уздым. Анда да эшкә совхозга җибәрәләр иде. Аннан кайткач та, авылдан ерак китмәдем, үзебезнең колхозга эшкә урнаштым. Хуҗалык исемнәре генә алышынып торды. „Маяк“, „Нурминкә“, „Кукмара“... булды», — диде механизатор. 

«Үзем дә — бабай, тракторым да — бабай»: Кукмара районыннан Нургали Ганиев быел кырда 49нчы язын каршылый

«Нишләп чылбырлы тракторны сайладыгыз, башкасы җиңелрәк түгелме?» — дип кызыксынабыз Нургали абыйдан. 

«„Кукморагрохимсервис“ та алган иде бит безнең колхозны. Аның җитәкчесе Валерий Тимофеев: „Нургали абый, әйдә, зур тракторга утыр әле!“ — диде. „Кая ул, монысына да бөкәйләп менеп, бөкәйләп төшәм, баш әйләнә бит“, — дидем. Комбайнда эшләргә тәкъдим иттеләр, анысына да шулай җавап бирдем. Шулай да чәчү вакытында бер егет комбайнда эшләргә күндерде. Мин сиңа астан гына ачкычлар биреп, булышып йөрермен дип ризалаштым. Бу егет ике көн эшләде дә китте, комбайн үземә калды. Шуннан соң озак еллар кыр корабын да иярләдем, туктаганыма берничә ел гына. Чылбырлы тракторлар нык инде алар, әмма барлык техника шикелле вакытында карап, төзәтеп торырга иренмәскә кирәк. Техникамны үзем ремонтлыйм, запас частьлар белән авырлыклар булганы юк, сораганын кайтарып торалар. Замана үзгәргән саен, техника да яңара инде ул. Әмма башка трактор тәкъдим итсәләр дә ризалашмас идем, үземнең тимер атым бик ошый. Безнең әтиләр вакытында ат җиккәннәр, алар шуңа риза булган. Мәрхүм әти сугыш ветераны, тездән югары бер аягы юк иде, шулай да сынатмады. Шуңа күрә булганының кадерен белергә кирәк», — диде механизатор.

Сабантуйга әзерләнгән чабышкы атлар шикелле язгы кыр эшләрен көтеп алам, ди Нургали абый. 

«Кемгә ничектер, әмма миңа басуда эшләве ошый, күңел ашкынып тора. Басуларның барысы да өлгермәгән әле. Төрле урыннар бар. Алданып батарга да мөмкин. Чылбырлы трактор, дисәң дә, аның белән дә көннәр буе батып яткан чаклар бар иде. Бу тимер атым 2000 елгы, анда элек энекәш эшләгән иде, аннары мин утырдым. Ул ашатты, эчертте, тормыш көтәргә мөмкинлек бирде. Маллар асрап гомер иттек. Шуңа күрә зарланып булмый. Бүгенге көндә тормышта әллә ни кирәк түгел, балалар да эшләмә инде, диләр. Әмма трактор штурвалы артыннан төшәсе килми әле, өйдә ятканчы эштә күңелле бит», — диде тракторчы.

Нияз Хәбибрахманов, «Урал» җәмгыяте җитәкчесе: 

Нургали абый — хөрмәткә лаек механизаторларның берсе. Ул язгы кыр эшләрендә генә түгел, кыш көне дә тик тормый, ел әйләнәсе хәрәкәттә. Фермада тирес чыгара, аны өя, басуга чыгарганын тарата, силос өсләре ача. Әле комбайннан төшкәненә дә ике еллап кына. Ул «Нива» кыр корабын комплектлап куйды, бүген, утырып, кырга чыгып китәргә була. Нургали абый кебек механизаторлар күбрәк булсын иде.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев