Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татар Толлысы авылыннан Рөстәм Фәйзетдинов: Яңадан хуҗалыкка кайтуыма бик сөенәм, авылда йорт та салдым, техника эшен дә яратам

“Бик тырыш, уңган егет, без аны Кукмарада эшләгән җиреннән чакыртып кайтардык, аның кебек булдыклы механизаторлар үзебезгә дә кирәк”, - диде “Яңа тормыш” җәмгыяте директоры Илдар Гарифуллин Татар Толлысы авылыннан Рөстәм Фәйзетдинов турында.


Без килгәндә, механизаторның Чарлы авылы янындагы басуда җир  эшкәрткән чагы иде. Яңатормышлылар барлыгы 1446 гектар мәйданны көзгә сукалап калдырырга җыеналар, хәзерге вакытта бу эшнең 60 проценты башкарылган. “Әлегә кадәр җир каты булды, трактор артыннан зур-зур кәсләр утырып калды, хәзер исә чын көзге җир эшкәртү бара. Борчылыр урын юк, яз көне бер яңгыр яуса, бөтен түмгәкләр таралып китәчәк”, - диде тәҗрибәле механизатор.  

Рөстәм абый армиядән кайтканнан бирле әлеге хуҗалыкта тракторда, комбайнда хезмәт куйган, дүрт ел КамАЗ йөрткән. Тик хуҗалыкта хезмәт хакы түләнми башлагач, аннан китеп, металл савыт-сабалар заводына урнашкан. 

- Әтием дә механизатор булган, тик миңа бер яшь вакытта фаҗигале төстә дөнья куйган, әни дә гомере буе колхозда эшләде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Красная Полянадагы  авыл хуҗалыгы училищесында киң профильле механизатор һөнәрен үзләштердем. Бирегә эшкә килгәндә, хуҗалыкның бик көчле чагы иде, Рафыйк Рәүфов рәислек итте. Мин 23 ел Т-150 тракторын иярләдем, - диде Рөстәм Фәйзетдинов. – Бөтен техника, агрегатларны үзебез карап, төзәтеп тордык, кыш көне тырмалар ремонтлый, культиваторлар җыя идек. Т-150 тракторларының двигательләре бик начар чыкты, атна саен ватылган чаклары булды. Аны да сүтеп корырга өйрәндем. Бары тик “МАЗ” двигателе куйганнан соң гына унбер ел ватылмыйча эшләде. Ул вакытта да, кызыксындыру чарасы буларак, механизаторларга бүләкләр тапшыру бар иде. Ялгышмасам, клубта лотерея кебек оештырылды. Бервакыт миңа да өстәл чыкты. Әле дә хәтердә: нәрсәгә ул миңа, кирәк түгел дип, алмыйча йөргән идем. 

Хуҗалыкка әйләнеп кайткач, Рөстәм абыйга яңа “Бюллер” дигән тракторны ышанып тапшырганнар. Аның “Фиат” чәчү комплексы да бар. Язын әлеге техника ярдәмендә 900 гектар җирдә чәчү эшләре башкарган. Аннан соң чизель сукасы, ягъни туфракны әйләндереп капламыйча эшкәртә торган  яңа агрегат ярдәмендә җир эшкәртүгә керешкән.
- Хуҗалыктан бер дә теләп китмәгән идем. Хезмәт хакы булмагач, аптыраганнан шундый карарга килдем. Авылдан Кукмарага барып эшләү өчен  юлга гына бер елга 100 мең сум акча китте. Шуңа күрә яңадан хуҗалыкка кайтуыма бик сөенәм, авылда йорт та салдым, техника эшен дә яратам. Бик яхшы, заманча трактор бирделәр, кешегә уңайлы итеп ясалган, - диде яңа танышым.

Механизаторның эш сәгате иртәнге алтыда башланып, кич  караңгы төшкәнче дәвам итә. Җәмгыять директорының сүзләренә караганда, җир эшкәртүдә эшләүче механизаторларга, эш күләменә карап, кызыксындыру чаралары да каралган. Әлеге трактор бер сменага норма буенча 21 гектар җир эшкәртергә тиеш. Ә Рөстәм көнгә уртача 30-35әр гектар эш башкара, диделәр. 

- Әгәр механизатор бер айга 650 гектар җир эшкәртә икән, аңа 100 килограммлы бер бозау һәм бер норма-смена өчен 15 килограмм исәбеннән ашлык бирү каралган, - диде Илдар Гарифуллин. 

Рөстәм абыйның тормыш иптәше Илгизә апа да хуҗалыкта хезмәт куя, яшь бозаулар карый. Ә белеме буенча ул фармацевт икән. Кияүгә чыкканнан соң, Казандагы эшен калдырып, туган якларына кайткан. Шәхси хуҗалыкларында да маллар асрап көн күрәләр: ике сыер, бозау, үгезләр, кош-корт тоталар. Эшкә барганчы, иртәнге сәгать өчтә йокыдан торып, малларны карап китәбез, дип сөйләде ул.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk