Кукмараның Вахит хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды
Семинар барышында быелның 4 айлык нәтиҗәләренә тулы күзәтү ясалды һәм кимчелекләрне киметү өстендә эшләү өен ныклы күрсәтмәләр бирелде.
Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә берникадәр авыргарак туры килде: кайбер урыннарда җир дымлы булу сәбәпле язгы чәчү эшләре төгәлләнеп бетмәгән килеш, беренче кат печән дә өлгерде. Димәк, витаминнарга бай чакта аны җыеп урнаштыру мәслихәт. Витаминнарга бай печән терлекләрнең кышкы рационының нигезен тәшкил итә, димәк, сөт һәм ит җитештерү күләме дә шуңа бәйле. Бу турыда Вахит хуҗалыгында үткәрелгән авыл хуҗалыгы семинарында сөйләштеләр.
Семинар юкка гына әлеге хуҗалыкта үтмәде. Чөнки биредә бар эш тә эзлекле бара. Малларга азык әзерләү белән беррәттән көзге чәчүгә, кукуруз араларын эшкәртергә дә керешкәннәр.
«Без — терлекчелек районы. Малларны ашату өчен көн саен 1500 тонна азык кирәк. Шуңа күрә кырчылыкта эшчәнлегебезне китәйтергә, көчлерәк итеп эшләргә, өйрәнергә тиешбез», — диде район башлыгы Сергей Димитриев семинарга килүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Семинар барышында быелның 4 айлык нәтиҗәләренә тулы күзәтү ясалды һәм кимчелекләрне киметү өстендә эшләү өен ныклы күрсәтмәләр бирелде.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев