Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның кайбер фермер басуларында чүп үләне үсә

Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хас мәсьәләләр кече фермер хуҗалыкларына да кагыла. Җирләр кардан ачылу белән ныклап башланган язгы кыр эшләренә әзерлек мәшәкатьләре крестьян-фермер хуҗалыкларының да ашыгыч рәвештә ишекләрен шакый.

-Районда авыл хуҗалыгы җирләренең 12800 гектары фермер хуҗалыклары исәбендә. Бүгенге көндә чәчү кампаниясенә әзерлек эшләре бара: техникалар ремонтлана, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары туплана, - диде район фермерлар ассоциациясе рәисе Таһир Бариев.

Районда йөздән артык фермер хуҗалыгы бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган күрсәткечләргә караганда, аларның санаулысы гына табышка эшли, калганнарының исә керемгә караганда чыгымнары артып китә. Фермерларның күбесе берьюлы берничә өлкәдә хезмәт куя: үсемлекчелек белән беррәттән терлекчелек тармагын да алып бара. Таһир Бариев фикеренчә, басымны бер юнәлешкә генә ясасалар, бәлки нәтиҗәсе зуррак, җитештергән продукцияне урнаштыру да җиңелрәк булыр иде. Җир эше белән шөгыльләнүче фермерларның хәле тагын да катлаулы. Үткән елгы мәгълүматларга күз салсак, араларында бер гектар җирдән бер-ике мең сум күләмендә генә акча кереме алганнары да бар. Вахитов исемендәге кебек эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, зур мәйданнарны эшкәртеп, бер гектарда 30-40 центнер уңыш үстерүгә ирешкәндә, берничә йөз гектардан артык җир эшкәрткән кечкенә хуҗалыкларда уңдырышлылык 15-16 центнердан артмый, ягъни җиргә карата игътибарсызлык, мәйданнарны исраф итү күзәтелә. Билгеле, моның төрле сәбәпләре булырга мөмкин: тиешле техниканың, сыйфатлы орлыкның, минераль ашламаларның булмавы, чәчү әйләнешенең сакланмавы. Аларга күпмедер күләмдә дәүләт ярдәме каралган билгеле, субсидияләр, грантлар да бирелә, әмма бу - кирәкле чараларның бер өлеше генә, ә калганын фермер үзе булдырырга тиеш.

Әлбәттә, фермерларның барысын да бер калыпка салып карап булмый. Мәсәлән, Олыяз авылыннан Галиевлар фермер хуҗалыгының 425 гектар сөрүлек җирләре бар. Фермаларындагы 136 баш терлекне әлеге мәйданнарда җитештергән азык белән тулысынча тәэмин итәләр.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев