Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе: Иң зур куркыныч — чир булган төбәкләрдән мал кертү
Бруцеллез, ящур кебек авырулар гаять куркыныч һәм зур икътисадый зыян китерергә мөмкин.
Районда эпизоотик тотрыклылыкны тәэмин итү мәсьәләсе бүген аеруча актуаль. Бу хакта без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин белән сөйләштек.
«Идел буе федераль округы буенча Татарстан иң күп терлек асраучы республика булып санала. Шул сәбәпле чит төбәкләрдән күп күләмдә мал кертелә. Бүген эпизоотик хәл киеренке дип әйтергә нигез бар, чөнки илнең кайбер төбәкләрендә йогышлы авырулар чыгу очраклары ишетелеп тора. Безне аеруча мөгезле эре терлекнең иминлеге борчый. Республика сөт җитештерү буенча алдынгы урында тора, безнең район да мал саны ягыннан лидерлар рәтендә. Хәзерге вакытта эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә — 49 мең 500, шәхси хуҗалыкларда якынча 14 мең 700 мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның сәламәтлеген саклау — безнең төп бурыч», — диде Рифат Кәримуллин.
Ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан профилактика чаралары системалы рәвештә алып барыла. Җитәкчеләр белән һәр киңәшмәдә эпизоотик хәл тикшерелә, радио-телевидение аша даими аңлату эше алып барыла.
«Иң зур куркыныч — чир булган төбәкләрдән мал кертү. Кайбер алыпсатарлар арзан бәягә терлек алып кайта. Халык исә, хәлне тулысынча белеп бетермичә, тикшерелмәгән малны «тәгәрмәчтән» генә сатып алырга мөмкин. Бу — бик зур хата. Без алыпсатарларга каршы түгел. Әмма һәр эшнең үз тәртибе бар. Мал ветеринария берләшмәсенең рөхсәте белән генә, эпизоотик яктан имин төбәкләрдән кайтарылырга тиеш. Терлек урнаштыру өчен махсус карантин урыннары булу мәҗбүри. Шул ук көнне ветеринария белгечләре барып, барлык диагностика чараларын үткәрә. Бруцеллез, ящур кебек авырулар гаять куркыныч һәм зур икътисадый зыян китерергә мөмкин», — дип ассызыклый ветеринария җитәкчесе.
Аның фикеренчә, авыру мал кертүне булдырмауның иң нәтиҗәле юлы — билгесез кешеләрдән терлек сатып алмау. Моннан тыш, сатучының кулында тиешле диагностика белешмәсе, терлекнең идентификация номеры булырга тиеш. Мал ташыган транспорт чарасының дезинфекция үткәрелгән булуы да мәҗбүри.
Ветеринария хезмәте райондагы эпизоотик иминлекне саклау өчен барлык мөмкинлекләрне куллана. Әмма бу эштә хуҗалык җитәкчеләренең дә, шәхси секторда яшәүчеләрнең дә җаваплылыгы зур. Терлек сәламәтлеге — уртак бурыч.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев