«Доверие» кооперативы җитәкчесе: Берләшеп эшләгәннең нәтиҗәсе зур
Мини-сөтчелек парклары төзү кебек нәтиҗәле программалар авыллар тормышына яңа сулыш өрә, шәхси хуҗалыкларга зур мөмкинлекләр ача.
Авыл җирлекләрен үстерү, халыкка эш урыннары булдыру, шәхси хуҗалыкларны ныгыту — бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Республикада бу юнәлештә күптөрле программалар гамәлгә ашырыла.
Шуларның иң нәтиҗәлеләреннән берсе — мини-сөтчелек парклары төзү. Әлеге проект авылларның тормышына яңа сулыш өрә, шәхси хуҗалыкларга мөмкинлекләр ача, яңа эш урыннары булдыра.
Безнең районда да бу программа зур уңыш белән тормышка ашырыла. Республика программасы нигезендә төзелгән мини-сөт фермаларының саны елдан-ел арта. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: җирлек үсә, яңара, инфраструктура булдырылып, салым базасы киңәя.
Без күптән түгел «Доверие» кооперативының Поршурда урнашкан мини-сөтчелек паркы эшчәнлеге белән танышып кайттык. Әлеге кооператив 2021 елда оештырылган һәм бүгенге көндә уңышлы эшләп килә. Кооперативка теләге булган һәр кеше әгъза була ала, алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Бу — авылда үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен зур мөмкинлек.
«Кооперативка берләшеп эшләү бик уңайлы һәм ышанычлы, чөнки син монда ялгыз гына түгел, бөтен сорауларны бергә хәл итәбез, — дип сөйләде „Доверие“ кооперативы җитәкчесе Рәис Хөсәенов. — Терлек азыгын эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, безнең очракта „Вахитов“ җәмгыятеннән алып кайтып ашатабыз. Бу бик уңайлы, монокорм тиешле рацион нигезендә ясала, барлык кирәкле микроэлементлары кушыла. Бер трактор малларга азык сала, икенчесе терлекләрнең тиресен чистарта».
Биналарны төзү 2024 елда башланган. Алар ике этапка бүленеп сафка бастырылган. Башта дүрт абзар төзелгән, алар 96 сыерга исәпләнгән. Быел исә өстәмә тагын дүрт абзар куллануга тапшырылган. Программа таләпләре буенча, шушы бер ел эчендә аларга мал керергә тиеш. Хәзерге вакытта таналар әзерләнгән, алар бозаулагач, торакларга урнаштырылачак. Үгез бозауларны «Вахитов» җәмгыятенә тапшырып, ә тана бозауларны сыер итеп үстерү һәм көтүгә кертү планлаштырыла. Барлык мал тораклары тулгач, биредә 192 сыер булачак.
Бер шәхси хуҗалыкка туры килә торган мал торагы 24 сыерга исәпләнгән. Әмма райондагы башка мини-сөтчелек паркларыннан аермалы буларак, «Доверие» кооперативы биналарны берьюлы ике шәхси хуҗалыкның маллары, ягъни 48 сыер сыя торган итеп эшләгән. Кооператив җитәкчесе Рәис Хөсәеновның сүзләренә караганда, бу эшне оештыруны күпкә җиңеләйтә һәм җайлырак итә. Мәсәлән, сигез мал торагына кереп әйләнеп йөргәнче, ике шәхси хуҗалыкныкын берьюлы әйләнеп чыгарга була.
Мини-сөтчелек паркындагы мал тораклары «елочка» формасындагы саву залына тоташтырылган. Анда берьюлы 12 сыер савыла. Бүгенге көндә фермада көн саен 3 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 32–33 литрны тәшкил итә. Сөт блогы 10 тонна продукциягә исәпләнгән.
Фермада эш сменалы оештырылган. Сыерлар көнгә ике тапкыр: иртәнге сәгать биштә һәм кич белән савыла. Сыер савучылар Лельвиж авылыннан килеп эшли, аларны махсус машина йөртә. Моннан тыш, паркта ике оператор да билгеләнгән.
«Без бүгенге эш барышыннан канәгать, — ди җитәкче. — Программа авыл җирлекләрендә терлек санын саклап калу, кешеләрне эшле һәм ашлы итү өчен бик файдалы. Иң мөһиме — тату, килешеп эшләргә язсын».
Бу программа киләчәктә дә авылларны яңартуда, авыл хуҗалыгын үстерүдә төп рольләрнең берсен билиячәк.
Авыл җирлекләрендә мини-сөтчелек парклары төзү — бу гади генә проект түгел, ә авылның киләчәгенә инвестиция. «Доверие» кооперативы мисалында күргәнчә, әгәр дә берләшеп, теләк һәм тырышлык белән эшләсәң, авыл җирендә дә мөмкинлекләр чиксез.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев