Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында семинар-киңәшмә булды

Чарада катнашучылар техника ремонтының барышы белән танышты, терлек утарларын карады.

Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында район башлыгы, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар техника ремонтының барышы белән танышты, терлек утарларын карады.

Хуҗалыкта модернизациягә һәм машина-трактор паркын яңартуга зур игътибар бирелә. Алдагы елны 58 миллион сумнан артыкка сигез берәмлек техника сатып алынган.

Шулай ук терлекчелек тармагы да яхшы темплар белән үсә, дип сөйләделәр. Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләрнең саны 1465не тәшкил итә, шуның 516сы – савым сыерлар.

«Үткән ел 205 миллион сумга якын тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, табыш 47 миллион сумга якынны тәшкил итә», - диде хуҗалык җитәкчесе Данил Һадиев.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk