Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Быел терлекчелек объектлары Кукмара һәм башка районнарда төзеләчәк

2030 елга республика Рәисе тарафыннан бер сыерга 10 мең кг савым күрсәткеченә ирешү бурычы куелган.

2026 елда Татарстанда 15,7 мең баш терлеккә 20 терлекчелек объекты төзелә. Сөт җитештерү күрсәткече 125 мең тоннага артыр дип фаразлана.

Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңа фермалар Кукмара, шулай ук Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тәтеш, Ютазы районнарында сафка бастырылачак.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, узган елларда савым артуга технологияләрне яхшырту һәм заманча сөтчелек комплексларын гамәлгә кертү хисабына ирешелде. Былтыр 11,3 мең баш терлеккә 18 объект кулланышка кертелгән булган.

Яңа фермалар Кукмара, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Саба, Чистай, Ютазы районнарында ачылган.

Узган елда 524 мең тонна ит, 1 млрд 636 млн данә йомырка җитештерелгән. 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Бер сыерга савым күрсәткече артып, 8873 кг тәшкил итә.

2030 елга республика Рәисе тарафыннан бер сыерга 10 мең кг савым күрсәткеченә ирешү бурычы куелган.

Фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев